Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзгәрешләргә бай ел

Бүгенге көндә 16 яшькә кадәрге балага айлык пособие 187 райондашыбызга түләнә. Аз керемле буларак субсидия алучы – 174 кеше, юл акчасы алучы – 2340 пенсионер һәм 1090 хезмәт ветераны бар. Беренче баласын тапкан өчен 132 әнигә түләү билгеләнгән.

Коронавируска бәйле күп кенә оешма-предприятиеләр үз эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды. Моңа кадәр пособие алган әниләр куркып калды – айлык акчалата түләүләр хәзер ничек башкарылыр? Документлар тапшырмагач, пособиене алу вакыты тагын кичектерелеп торырмы? 
– Коронавирус таралу куркынычын минимальләштерү максатында социаль ярдәм чараларын алу өчен гариза язып тору кирәк түгел. Моңа кадәр бирелгән гаризаларның гамәлдәге вакыты автомат рәвештә 2020нче елның 1 октябренә кадәр озайтылды. Бу түбәндәге түләүләргә кагыла: транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү, хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чаралары, 16 яшькә кадәрге балага айлык пособие, балалар бакчаларында баланы караган өчен ата-аналар түләвенә өстәмә компенсация, даими рәвештә кеше каравына мохтаҗ булган 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү, хроник бөер эшчәнлеге җитешсезлегеннән һәм онкология авыруларыннан интегүче затларга дәвалау урынына бару чыгымнарын компенсацияләү, беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле айлык түләү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә аз керемлелек буенча субсидияләр. Халыкның сораулары булса, 2-38-34, 2-51-68 телефоннарына шалтыратырга мөмкин, – ди республика матди ярдәм үзәгенең 30нчы санлы бүлекчәсе җитәкчесе Нурсибә Мингалимова. 
Әлеге төр пособиеләрне моңа кадәр алмаган гаиләләр беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә, гаризаларын, документларын электрон вариантта, ягъни Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша җибәрә ала. Бүлекчә хезмәткәрләре аларны карап, түләүләр билгели. Бүгенге көндә җирлегебездә көн саен уртача 5-6 кеше әлеге төр хезмәттән файдалана. 
ТР Хөкүмәтенең 10 апрельдә кабул ителгән 267нче санлы карары нигезендә 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр өстәмә түләүләр алачак. Бу төр пособиене алыр өчен 1 июньнән соң әти-әниләргә яшәү урыны буенча республика матди ярдәм үзәгенә гариза язарга кирәк булачак. Гариза ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша языла. Түләүне билгеләү яисә кире кагу турындагы карар гариза кабул ителгән көннән алып, ун көн эчендә үзәк тарафыннан кабул ителә. Әлеге төр өстәмә түләү агымдагы елның 1 гыйнварыннан алып түләнәчәк. 
– Ләкин бу акча бөтен гаиләләргә дә каралмаган. Әлеге төр түләү керемнәре Татарстан Республикасында бер яшәү минимумыннан артмаган (бу очракта 2019нчы елның икенче кварталындагы җан башына яшәү минимумы алыначак, ул 9450 сум тәшкил итте) һәм милек белән тәэмин ителеше нормативтан түбән булган гаиләләргә генә бирелә. Пособие суммасы шул ук чорның балалар өчен яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итәчәк. Татарстанда балалар өчен яшәү минимумы күләме 2019нчы елның икенче кварталында 9373 сум иде. Димәк, пособие 4686 сумны тәшкил итәчәк, – ди Нурсибә Габбасовна. 
Татарстанда 2020нче елның 1 гыйнварыннан күпбалалы гаиләләр өчен даруларга электрон сертификат бирү дә кертелгән иде. Ел башыннан аз керемле, өч яшькәчә баласы булган 26 райондашыбыз дәүләт даруханәсеннән дарулар өчен биш меңлек электрон сертификатлар алган. Биш гаиләгә балалар комплекты, беренчел кирәкле җыелмалар бирелгән. Быелдан мондый комплектлар җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган һәм яңа туган балалары булган Татарстан Республикасында даими яшәүче гаиләләргә бирелә башлады. Бүләк комплекты бала тудыру йортында бирелә. Аннан чыкканда алынмаган булса, гаилә аны бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча яшәү урыны буенча алырга мөмкин. 
2020 елда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм яшәү минимумыннан түбән керемле 46 гаилә балалар бакчасына түләүдән азат ителде.

Лилия Шәймиева.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев