Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзгәрешләр үз көченә керде

Сыйфатсыз товар, хезмәт яки эш белән һәркем очрашырга мөмкин. 

Мондый очракта кулланучыны РФ Гражданлык кодексы һәм шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законы яклый. РФ Конституциясенең 46 маддә 1 пункты нигезендә Россия Федерациясенең һәр гражданына суд тарафыннан яклау гарантияләнә. 
– Дәгъваны хәл итүнең сатучы (башкаручы) тарафыннан тәкъдим ителүче варианты кулланучыны канәгатьләндерми икән, яки сатучы (башкаручы) таләпләр белән исәпләшмәсә, кулланучы үз хокукларын суд аша якларга хокуклы. Бу хакта 2300-1 санлы Законның 17 маддә 1 пунктында бәян ителә. Судка мөрәҗәгать иткәнче кулланучы дәгъвасының нигезле булуы хакында документлар әзерләргә, ягъни таләпне күрсәтеп, сатучыга язмача претензия җибәрү юлы белән дәгъваны судка кадәр көйләү тәртибен башкарырга тиеш, – ди ТР буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова. 
Бер генә дәүләт органы да хуҗалык итүче субъектны административ тәртиптә гражданга нинди дә булса акчалата сумманы түләргә мәҗбүр итә алмый. Шуңа күрә сатучы сезнең таләпне ирекле рәвештә канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта дәгъва суд аша хәл ителергә тиеш. 
2022нче елның 1 гыйнварыннан судка дәгъва гаризасы бирү буенча үзгәрешләр үз көченә керде. Мисал өчен, дәгъва гаризасын кәгазьдә яисә электрон рәвештә, шул исәптән дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә бирергә була. Дәүләт хезмәтләре аша белдерү кәгазьләре алу өчен процесста катнашучы шушы ук порталада ризалыгын бирергә тиеш. Ризалык турында дәгъва гаризасында язарга була. Дәгъвачы-физик зат дәгъва гаризасында өстәмә рәвештә туу датасын һәм урынын, шулай ук идентификаторларның берсен (СНИЛС, ИНН, паспорт, машина йөртү таныклыгы яисә транспорт чарасы таныклыгының  сериясе һәм саны) күрсәтергә бурычлы. Суд утырышлары веб-конференция режимында үткәрелергә мөмкин. Анда катнашу өчен үтенеч язуы бирергә кирәк, дип хәбәр итәләр ТР буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлегеннән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев