Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Зетта Иминиятләштерү” НАСКОның элеккеге клиентлары өчен лояльлек программасы ача

“Зетта Иминиятләштерү” компаниясе “НАСКО Татарстан” АҖнең лицензиясен чакырту нәтиҗәсендә полислары “янган” клиентларның рискын үзенә кабул итәргә әзер. Чакырту турында боерык Россия Банкы сайтында май уртасында басылып чыкты. Татарстан Республикасында 140 меңнән күбрәк ирекле иминиятләштерү килешүе иминият яклаусыз калды. 

“Зетта Иминиятләштерү” компаниясе “НАСКО Татарстан” АҖнең лицензиясен чакырту нәтиҗәсендә полислары “янган” клиентларның рискын үзенә кабул итәргә әзер. Чакырту турында боерык Россия Банкы сайтында май уртасында басылып чыкты. Татарстан Республикасында 140 меңнән күбрәк ирекле иминиятләштерү килешүе иминият яклаусыз калды. 
“Бүгенге көнгә кадәр иминиятләштерү килешүләренең үз көчен югалтуын НАСКОның барлык клиентлары да белеп бетерми әле. Май уртасыннан барлык финанс рисклары: янгыннар, табигать бәла-казалары, вандализм гражданнарның үз җилкәсенә күчте, хәзер барысы өчен дә үз кесәңнән түләргә туры килә. Бигрәк тә банклар алдында йөкләмәләре булучылар өчен хәл критик төс алырга мөмкин”, – ди “Зетта Иминиятләштерү” агентлыгының Мөслимдәге директоры Рим Мирзаян улы Хәбибуллин. 
Республика яшәүчеләренә килеп туган хәлдән чыгарга ярдәм итү өчен үзенең европа сыйфат стандартлары белән билгеле “Зетта Иминиятләштерү” компаниясе Мөслим районы яшәүчеләренә “Күчү” уникаль лояльлек программасын тәкъдим итә. Ул нәкъ менә “НАСКО” АҖнең иминият яклавыннан мәхрүм калган клиентларын озата баруга ориентлаштырылган. 
Мөслим авылы, Яшьләр урамы, 7 йорт адресы буенча “Зетта Иминиятләштерү” офисына мөрәҗәгать итеп, лицензиясез калган иминият компаниясенең һәр клиенты ташламалы шартлар, шулай ук иминият продуктын тулыландыруга бәйле рәвештә өстәмә ташламалар алачак. 
“Зетта Иминиятләштерү” Россия базарларында 25 елдан күбрәк эшли һәм Россиянең эре иминиятләштерүчеләре топ-20легенә керә. Оешма ruA+ (бик югары ышанычлылык) дәрәҗәсендә расланган ышанычлылык рейтингына ия. Бу “Зетта Иминиятләштерү” РФ Үзәк Банкы таләпләренә тулысынча җавап бирә, финанс яктан тотрыклы һәм үзенә кабул ителгән барлык йөкләмәләр буенча тулы күләмдә түләүләрне теләсә кайчан башкарырга әзер, дигән сүз. 1 000 000 нан күбрәк россияле, шулай ук кече һәм урта бизнес компанияләре “Зетта Иминиятләштерү” клиенты булып торалар. 
“Әгәр сез “НАСКО” АҖ яисә башка компания клиенты булып торган булсагыз, “Зетта Иминиятләштерү”гә иминиятләшергә килегез. Сез монда югары сервис кына түгел, “Тимер гарантияләр” дә алырсыз. Бу–башка бер иминиятләштерүчедә булмаган ирекле финанс җаваплылыгы программасы. Аның асылы шунда: әгәр компания үзенең йөкләмәләренең берсен генә үтәмәсә дә (мисал өчен, клиент шалтыраткач 7 секунд эчендә җавап бирмәсә), ирекле рәвештә компенсация түләячәк. Сүз уңаеннан, бу программа агентлар өчен дә гамәлдә: документлар әйләнеше яисә бүләкләү белән проблема килеп чыкса, “Зетта Иминиятләштерү” үзенә сезнең файдага штраф сала. Әгәр сез иминиятләштерү агенты икәнсез, шулай ук безнең командага кушылыгыз, без сезне лаеклы эш дәрәҗәсе, ә сезнең клиентларны югары хезмәт күрсәтү белән тәэмин итәчәкбез”, – дип хәбәр итә Рим Мирзаян улы Хәбибуллин. 
Агентлыкның Мөслимдәге телефоны: 
8-800-700-77-07, 
доб. номер 5368. 
Шалтырату бушлай. Лицензия ПС №1083 от 24 июня 2015 

                                                                                                                                                                                                                                                     Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев