Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзешчәннәр, бәйгегә!

Мөслим районы Башкарма комитеты раслаган нигезләмә нигезендә авыл җирлекләре арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның “Авылым хатирәләре – күңелем сандыгында” исемле район смотр-конкурсы уза.

Конкурсның беренче туры – февраль-март айларында авыл җирлекләрендә, икенче тур февраль-март айларында район мәдәният йортында узачак. Өченче тур 28 март көнне район мәдәният йортында Гала-концерт белән тәмамланачак. Конкурсны үткәрүнең төп максаты: 
- халкыбызның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, авылның барлыкка килү тарихын өйрәнү, сәхнәләштерү, милли мәдәниятебезне үстерү; 
- татар халык уен коралларында уйнаучыларны барлау, сәхнәгә тарту; 
- яңа талантларны барлау, аларны үстерү, сәхнә культурасына өйрәтү; 
- халыкның ялын күңелле һәм файдалы уздыру, мәдәният учакларына тамашачыны тарту. 

Үзешчәннәрнең “Авылым хатирәләре – күңелем сандыгында” исеме астында узучы район 
конкурсы графигы 
1. Әмәкәй 11 февраль 
2. Иске Карамалы 13 февраль 
3. Крәш. Шуран 15 февраль 
4. Метрәй 18 февраль 
5. Мәлләтамак 21 февраль 
6. Симәк 22 февраль 
7. Вәрәшбаш 25 февраль 
8. Яңа Усы 27 февраль 
9. Рус Шуган 4 март 
10. Түбән Табын 5 март 
11. Баланлы 11 март 
12. Баек 13 март 
13. Октябрь 15 март 
14. Исәнсеф 18 март 
15. Михайловка 20 март 
16. Тойгелде 22 март 
17. Үрәзмәт 25 март 
Гала-концерт 28 март 
Концертлар 19.00 сәгатьтә башлана. Билет бәясе – 100 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев