Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әзерлек башланды

Февраль – бакчачыларның әкренләп сезонга әзерләнә башлаган чагы. Бу айда нинди бакча эшләрен эшләп калырга кирәк? 

Февраль – бакчачыларның әкренләп сезонга әзерләнә башлаган чагы. Бу айда нинди бакча эшләрен эшләп калырга кирәк? 
– Саклауга куйган бүлбе, суганча, чыбыкчаларның торышын тикшерү; 
– бакчада кар тоту, тычканнар ияләшмәсен өчен, агач тирәләрендәге карны таптап тыгызлау; 
– орлык материалларын барлау, стратификация үткәрү, яңа орлыкларга заказ бирү, кайтарту; 
– үзебез әзерләгән орлыкларның (кишер, чөгендер, кабак, ташкабак, помидор һ.б.) тишелешләрен тикшерү; 
– чәчү әйләнешен карап (мөмкин булганча), үсемлекләрне утырту өчен план төзү; 
– өй шартларында үсә торган помидор, борыч (12 гыйнвар) чәчү; 
– борыч, баклажан, помидор (16-17, 25 февраль) чәчү. 
Рассада өчен туфракны көздән әзерлибез. Кибет туфрагын гына җиткереп булмый, шуңа күрә черемәле, уңдырышлы туфракны капчыкларга тутырып, әзерләп калдырган булсагыз, оттырмассыз. Яз көне шушы туфракка кибетнекен өстәп, вермикулит, кокос субстраты, әзрәк көл салып, рассада өчен әзерлибез. 
Сыек кына марганцовка эремәсен туфракка сибәбез. Бер тәүлектән соң орлыкларны чәчкәч, су сибәбез. Күбрәк кар суын эретеп сибәргә тырышырыга кирәк. 
Һәрбер культураны үстергәндә үзенең кагыйдәләре бар, ләкин шулай да иртә, уртача һәм соң өлгерә торганнарын (мәсәлән, помидорның) да утыртырга кирәк. Күп еллар тикшерелеп килсә дә, һава торышы туры килмәсә, теге яки бу сорт мул уңыш бирмәскә мөмкин. Шуңа күрә берсенә генә ышанырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев