Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әзер торыйк!

Район хакимиятендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы булды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Демидов җаваплы структураларга үзләренә беркетелгән участокларда эшне өзлексез алып бару мөһимлеген искәртте.

– Ашыгыч рәвештә җыелуның сәбәбе – һава торышының кискен үзгәрүе. Без һәр ситуациягә әзер торырга тиеш. Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә җирлегебездә 30-33 градус салкыннар булды. Карлы яңгыр яуганнан соң кинәт суытса, электр линияләренең бозланып кату куркынычы арта. Район электр элемтәсе, Мөслим инженерлык челтәрләре, подстанция, торак-коммуналь хуҗалыгы, идарәче компания, юл оешмалары теләсә нинди ситуациягә әзер торырга тиеш, – диде комиссия рәисе Рафаэль Демидов.
Утырышта Тукай урамындагы күпфатирлы 33нче йортта проблемалар булу, фатирларга су үтү мәсьәләсе дә уртага салып сөйләшенде. Идарәче компания җитәкчесе Гөлшат Фәхерлегаянова җитешсезлекне көннәр җылыту белән бетерергә вәгъдә бирде.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлеге вәкилләренә, янгын бүлеге хезмәтенә, социаль яктан уңышсыз дип исәпләнгән гаиләләргә чыгып, мич һәм төтен юлларының төзеклеген тикшерү бурычы куелды.
Синоптиклар фаразлавынча, бу атна ахырына тагын җылытачак. Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, ике градус җылы булачак. Тотрыксыз һава торышы һәркемнән дә уяулык һәм саклык таләп итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев