Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әзер булыйк!

Көннәр җылыту сәбәпле карның интенсив төстә эрүе күзәтелә. Белгечләр язгы ташуның көчле булу ихтималы турында кисәтә.

Язгы ташуга әзерлек – көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Әлеге мәсьәлә өчен җаваплы оешма-предприятиеләр язгы ташуны хәвеф-хәтәрсез үткәреп җибәрү хәстәрен күрә.
– Җирлегебездә су төшә торган 552 берәмлек торба бар. Юллардагы барлык торба башлары чистартылды. Аларны “Мосты” оешмасы егетләре ачты. Быелгы карлы кыштан соң кар сулары җыелып, зур мәшәкать тудырды. Күпфатирлы йорт ишегалларындагы кар сулары даими суыртылып тора. Районның “Мост” оешмасы, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе Мөслим авыл җирлеге белән килешү төзеде. Бердәм диспетчерлык хезмәтенә кергән хәбәрләр нигезендә әлеге оешмаларның техникасы авария хәлендәге урыннарга чыга, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.
Гидротехник корылмалар булганда торак пунктларга су басу куркынычы янамый, дип ышандыра белгечләр. Әмма узган ел Сикия буасының ташуын күпләр хәтерлидер. Мондый хәл кабатланмас дип, берәү дә әйтә алмый.
“Төзекләндерү һәм яшелләндерү” предприятиесе техникасы ясалма сулыклар белән көрәш алып бара дисәк тә, хата булмас. Махсус бригада кар суларын экскаватор, вакуумник, мотопомпа кебек техника ярдәмендә җиңә. Суыртылган сыеклык су юлларына чыгарыла.
– Мәлләтамак елгасында боз өстенә су чыга башлады. Биредә агач кисү эше дә башкарылды. Ык һәм Мәллә елгаларында быел да вакытлыча гидропостлар эшли. Җаваплы хезмәтләр тәүлегенә ике тапкыр су күтәрелү дәрәҗәсе буенча хисап тота. Көтелмәгән хәлләр булмас, дип ышанабыз. Михайловка яныннан агучы Мәллә елгасында да су күтәрелә башлады. Җирлектә Татарстанның гидропосты – суның биеклеген карап торучы станция бар. Ситуация контрольдән чыга башласа, бердәм диспетчерлык хезмәтенә шунда ук хәбәр ителәчәк, – ди ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районы буенча әйдәүче белгече Ленар Фәрхетдинов.
Район территориясендә халыкка экстрен хәбәр итү зонасында сирена һәм сөйләм җайланмалары да куелган.
“Мөслим инженерлык челтәрләре” оешмасы, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе хезмәткәрләре бердәм диспетчерлык хезмәтеннән кергән хәбәр нигезендә Мөслимнең Фәиз Рәшитов урамындагы шәхси йорт абзарын су басу куркынычыннан саклап калды. Кашапов урамында исә экскаватор канауларны чистартты.
– Кооператив урамындагы күпфатирлы 162нче йортның подвалына быел да су керде. Язгы кар суларын махсус техника суыртып алды. Үзәк хастаханә парковкасы, Банк урамындагы куркыныч саналган участоклар да ясалма сулыклардан арындырылды. Яңа микрорайонда кайбер ихаталар су юлларына салынган. Моның шулай булуы язга чыккач ачыклана. Һәркем язгы сулардан саклану чарасын алдан күрсен иде, – ди Рунар Сәхбетдинов.

Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев