( "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Зенит" волейболчылары Россия чемпионатының 18 нче турында Яңа Уренгойның "Факел" командасын отты.
Бүген Яңа Уренгой шәһәрендә узган матч "Зенит" файдасына 3-0 (25:18, 25:19, 25:20) исәбенә төгәлләнде. Шулай итеп, ил чемпионатында 18 матч уздырган Владимир Алекно шәкертләре уналтынчы җиңүен бәйрәм итте.
"Факел" - "Зенит" матчының иң нәтиҗәле уенчысы булып Казан командасыннан Максим Михайлов танылды. Аның исәбендә 16 очко бар.
Әлеге уңыштан соң Казан клубы турнир таблицасында кабат беренче урынга күтәрелде. "Зенит" исәбендә 18 уеннан соң 48 очко бар.
13 гыйнварда "Зенит" биш матчтан торган читтәге уеннар сериясенә нокта куя - Сургутта "Газпром-Югра" командасы белән очраша.
Нет комментариев