("Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Зенит" волейболчылары Россия кубогы "Дүртлек финалы"ның хәлиткеч матчында Кемеровоның "Кузбасс" командасын отып, дүртенче ел рәттән Кубокны яулады.
Белгородта узган финал матчы 3-2 (19:25, 26:24, 26:24, 22:25, 15:11) исәбенә "Зенит" командасының җиңүе белән төгәлләнде.
"Зенит" үз тарихында 7 нче тапкыр Россия кубогын яулады. Моңа кадәрге уңышлар 2004, 2007, 2009, 2014, 2015 һәм 2016 еллар белән бәйле.
Нет комментариев