Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзебезнеке – үзәктә

Кибет киштәләрендә сөт ризыкларының нинди төрләре генә юк?! Илебезнеңтөрле регионнарында һәм республика районнарында әзерләнгән сөт продуктлары да күпләп тәкъдим ителә. Шулай да үзебезнеке – үзәктә. Аларның күбесе“Мөслим-продукт” брендын йөртә

Йогырт, эремчек, баллы сөт массаларын, корт, каймак һәм башкасын райондашыбыз – Игенче авылында яшәүче Венера Газыймовадан да тәмлерәк итеп ясаучы бар микән?! Беренче елларда продуктларын район үзәгендәге оешмаларга кереп сатып йөргән Венераның хәзер бер генә минут та вакыты юк. Чөнки җитештерү күләмен дә, продуктларның ассортиментын да арттыра бара. Аның сөт ризыкларын чират торып алалар.

– Венерама Ходай тырышлык белән бергә үҗәтлек тә биргән. Ничек итсә итә, үз дигәненә барыбер ирешә. Шәхси хуҗалыгыбызда җитештерелгән сөт продуктларын тагын да киңрәк масштабларга чыгарасы килү уе белән яна ул. Көн дими, төн дими, тәгәрмәчтәге тиен кебек ул һәрвакыт эш белән мәшгуль, – ди тормыш иптәше Илшат.

Венера һәм Илшат Газыймовлар ихаталарында унбиш савым сыеры асрый. Мини-фермада эш иртә таңнан башлана. Малларга тәрбия яхшы булганда гына җитештерелгән продукция дә сыйфатлы була бит. 2010 елда үз эшен башлап җибәргән Венера, дәүләттән 200 мең сум субсидия алып, бизнесын тагын да киңрәк җәелдерә.

– Авыл җирендә яшәгәч, хуҗалыкны маллардан башка күз алдына да китерүе кыен. Үз эшең булганда, табының да сыйлы була. Һәр көнне сине көтеп торган эшең булганда, яңа планнар, яңа идеяләр туып кына тора. Эштән курыкмасаң, бар нәрсәгә дә ирешеп була, – ди Венера.

Малларга азыкны “Беларус” тракторы белән әзерлиләр, печәнне рулонлап, кышка җитәрлек итеп туплыйлар, фураж ашлыгын сатып алалар. Газыймовларның эшләрендә төп булышчылары – ике кызлары.

 

– Кечкенәдән сөт өсте, әнием салган хуш исле ипекәй белән тәмләп чәй эчеп үскән буынның бер вәкиле мин. Кибет ризыгыннан аермалы буларак, үзең җитештергән продукциядә бернинди өстәмәләр дә, кушылмалар да юк, бары тик табигый чимал гына. Сәламәтлек өчен ризыкның сыйфатлы булуы беренче чиратта тора. Шулай булгач, без башлаган эш дәвамлы булыр дип уйлыйм, – ди Венера Газыймова.

Газыймовлар сөт продуктларын Мөслим кибетләрендә генә түгел, Яр Чаллы шәһәрендәге сәүдә нокталарында да реализацияли.

– Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре беркайчан да оттырмый. Кече эшмәкәрләрне яклау, аларга үз кәсепләрен алга таба үстерүгә ярдәм итүче программалар да гамәлдә. Венера белән Илшат Газыймовларның башлаган эшләре уңышлы булды. Алар, авырлыклар алдында куркып калмыйча, хезмәтләреннән тәм табып яшиләр, – ди әлеге гаилә турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

Кибетләрдә сөт продуктларының ниндие генә юк! Ләкин Газыймовларның сөтен, маен, каймагын көтеп торып, яратып алалар. Шулайдыр инде, күңел биреп эшләгән хезмәтнең җимеше дә татлы була.

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Фото – Венера Газыймованың гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев