Зарыгып көткән көн
Бу көнне һәркем көтте. Җиңү көнен мөслимлеләр зурлап билгеләп үтте.
Тантаналы чара сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында һәйкәлләргә чәчәкләр салу белән башланды. Район җитәкчелеге шәһит киткәннәрне зурлап венок салганнан соң, мәңгелек ут, обелисклар һәм якташларыбыз исемнәре язылган стеналар буена оешма-учреждение коллективларының чәчәкләре урнаштырылды.
Ул арада, Мөслимгә бәйрәм рухы таратып, урамнар буйлап демонстрациядә катнашучылар кузгалды. Халык шат авазлар белән бизәлгән колоннаны сәламләде. Алардан соң нык басып атлаучы яшь армиячеләр бәйрәмнең күрке булды. Аларга алмашка үсүче бакча балалары да парадта абый-апаларыннан калышмый атлады.
Сәхнәләштерелгән күренеш күңелләрдә дәһшәтле елларны кабат яңартты. Җиңү залпларыннан соң 77 ел үтсә дә, сугыш турында хатирәләр уңмаган шул әле. Район башлыгы Альберт Хуҗин һәм Татарстан Республикасы буенча медицина-социаль экспертиза баш бюросы баш эксперты Ригель Низамов тәбрикләүләрен җиткереп, илгә Җиңү шатлыгы китерүчеләрнең батырлыгына, сугыштан соң төрле тармакларда хезмәт куючыларның фидакарьлегенә соклануларын, алар белән горурлануларын белдерделәр. Бәйрәмдә катнашучылар батырларны бер минут тынлык белән искә алды.
Чараны район мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, үзешчәннәр катнашкан зур концерт бизәде. Исәнсеф авылыннан сугыш чоры баласы Мөҗәһидан Мортазин да, күптәнге хыялып тормышка ашырып, зур сәхнәдән “Герман көе”н башкарды. Бәхетле балачакларын язмыш урлаган буынның дәвамчылары да ул көннәрне мәңге онытмас, ел саен табигать чәчәккә төренгән мәлдә аларның күңелләрендә яу кырында калганнар кабат терелер. Хәтеребез уяу булганда батырлар да исән булыр.
Бәйрәмгә килүчеләр ярминкәдә дә булды, техникум уңганнары пешергән солдат боткасыннан да авыз итте. Кичке сәгатьләрдә Ык буена төшүчеләр Сабантуй мәйданында Ришат Фазлыйәхмәтов концертында күңел ачты. Шунда ук төнге күккә чәчелгән фейерверклар бәйрәм көненә төсле нокта куйды.
Мөнирә Арсланова.
Римма Афзалова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев