Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Заманы нинди – җыры шундый

Га­зета укучыларыбыз бүгенге за­ман җырлары турында нинди фикердә? Халык нинди җырлар тыңлый? Респондентларыбызга шушы сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Элек җырчылар санаулы бул­ган. “Әмма аларның җырларын һәркем белә һәм ярата иде”, – ди өлкән буын. Бүген сәхнә йолдызларының исәбе юк. Алар башкарган җырларның жанрлары да төрле, әмма күбесе – бер көнлек. Җырның ертыгы юк, диләр. Га­зета укучыларыбыз бүгенге за­ман җырлары турында нинди фикердә? Халык нинди җырлар тыңлый? Респондентларыбызга шушы сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Җәмилә, 46 яшь:

– Хәзер җырчылар күп бит, бөтенесен дә белеп бетерерлекме­ни?! Тавышны көйли торган махсус аппаратлар да бар, диләр. Шулай бул­гач, нигә җырламаска?! Өчле-тугызлы җырлар күп хәзер. Кайберләре бигрәк мәгънәсез! Җырчылар бер үк сүзне так­маклап тик торалар. Элекке җырларга җитми инде. Балалар, гомумән, татар­ча тыңламый, аларга русча яки чит ил җырлары кирәк. Наушникта бул­гач, нәрсә тыңлаганнарын да белеп булмый.

Ләйсән, 34 яшь:

– Мин хәзер күбрәк татарча поп­са тыңлыйм. Яшь бара бит! Элекке җырлар сагындыра башлады. Носталь­гия! Җырларның төрлесе бар инде. Миңа, мәсәлән, Моргенштернның кайбер җырлары ошый. Мин әлеге җырчының кем икәнен белгәнче үк, кызым аның җырларын җырлый иде. ТикТоктагы җырлар популяр. Даими ишетелә торган җырлар барыбер ко­лакка кереп кала. Яратмас җирдән яра­та башлыйсың.

Рәмзия, 73 яшь:

– Бүгенге заман җырчыларыннан Филүс Каһировны һәм Раяз Фасыйхов­ны тыңлыйм. Аларда күңелгә үтәрлек моң бар. Ришат Төхвәтуллинны тыңлый алам. Такмаклар тыңлыйсым килми. Ә бүген күпчелек так­мак әйтә. Илһам абый, Әлфия апа җырларын ишетәсе килә. Тагын Айдар Фәйзрахманов җырлаганны яратам.

Динара, 41 яшь:

– Татарча җырларны да, русчасын да, чит ил җырларын да тыңлыйм. Җыр булгач, көй җәлеп итәдер инде. Сүзләренә дә игътибар итәсең, әлбәттә. “Ни көе, ни сүзе!” дигән бәяләмә алу­чы җырлар күбәйде, шунысы ачуны китерә. Сайлау мөмкинлеге зур. Бүген һәркем күңеле таләп иткән җырны та­бып тыңлый аладыр, мөгаен. Без яшь чактагы кебек, кассеталар сатып аласы да юк. Теләгән җырыңны интернетта эзләп табасың да тыңлыйсың.

Эльвира, 33 яшь:

– Рус һәм чит ил җырларын бөтенләй тыңлаганым юк. Татар­ча җырлар яратам! Салават, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов җырларын тыңлыйм. Те­левизордагы җырчыларның уны­сы арасыннан ике-өчен генә таныр­га мөмкинмен. Шуны әйтәсем килә: кайбер җырлардан чәчләр үрә торырга мөмкин. Нигә андый җырларны баш­карырга рөхсәт итәләр икән?! Ретро- җырларны бәйрәмнәрдә әти-әниләр башкаруында ишетәбез, сүзләрен дә беләбез. Тормыш иптәшем классик му­зыка тыңлый, Илһам Шакировны, Са­лаватны, Хәнияне ярата.

Сораштыруны

Римма Афзалова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев