Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Замандаш” диплом алды

Үзешчән театр коллективлары арасында 2000 елдан башлап уздырылучы “Идел-йорт” төбәккара театр коллективлары фестивале тәмам.

ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей конкурсы быел онлайн форматта үтте. Фестивальдә Иске Карамалы мәдәният йорты каршында эшләүче “Замандаш” халык театры да катнашты. Коллектив, Вакыйф Нуриевның “Эт тырнагы” әсәрен сәхнәләштереп, дипломга һәм акчалата бүләккә лаек булды.

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә баручы “Җырлыйк әле!” тапшыруында озакламый район үзешчәннәре Илфират Зәйниев, Гүзәл Галиева һәм Айнур Латыйповны карый алачакбыз. Концерт-конкурс формасында узучы тапшыруда үзешчәннәр заманча һәм татар халык җырларын башкаруда ярыша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев