Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Заманча уку йорты

Узган ел ахырында район башлыгы инициативасы белән Сарман аграр көллияте филиалын заман таләпләренә туры китерерлек итеп үзгәртү концепциясе эшләнде. Укучылар саны аз булу сәбәпле, җирлегебездә ресурс үзәге төзеп булмый. (Андый үзәкне төзү өчен укучылар саны бер меңнән дә ким булмаска тиеш!) Ләкин һөнәри белем бирү үзәкләрен бөтенләй бетерү дөрес әйбер...

Узган ел ахырында район башлыгы инициативасы белән Сарман аграр көллияте филиалын заман таләпләренә туры китерерлек итеп үзгәртү концепциясе эшләнде. Укучылар саны аз булу сәбәпле, җирлегебездә ресурс үзәге төзеп булмый. (Андый үзәкне төзү өчен укучылар саны бер меңнән дә ким булмаска тиеш!) Ләкин һөнәри белем бирү үзәкләрен бөтенләй бетерү дөрес әйбер булмас иде. ТР Мәгариф һәм фән министры Мөслимдә бүгенге кебек уку-укыту үзәген булдыру идеясен хуплады. Бу уку елында үзәктә нинди үзгәрешләр булачак, нинди яңалыклар көтелә? Болар хакында тулырак мәгълүмат алу өчен без күп тармаклы уку-укыту үзәге җитәкчесе Рәшит Кирамовка мөрәҗәгать иттек.

- Рәшит Исрафилович, уку-укыту үзәгенең төп бинасына капиталь ремонт үткәрелү белән бергә территориядә дә күләмле төзү-төзекләндерү эшләре башкарылды, дип беләбез.

- Әйе, җиңел машиналар өчен бөтен уңайлыклары булган һәм асфальт түшәлгән автодром, зур йөк машиналары өчен вак таш түшәлгән автодром, 80 машина сыйдырышлы автостоянка, 150 тамашачыны сыйдыра алырлык трибуналары булган спорт мәйданчыгы, бөтен территориядә уңайлы юллар, җәяүлеләр өчен брусчатка җәелде. Мастерскойлар һәм гаражлар, ангарларга капиталь ремонт ясалды. Коймалар яңартылды. Әлеге матурлык, төзеклек һәм уңайлык өчен район бюджетыннан 15 млн сум акча күчте.

- Рәшит Исрафилович, аграр көллияттә бу елны яңа белгечлекләр буенча да укыту көтелмиме?

- 2017-2018 уку елларында тракторчы-машинист, пешекче-кондитер, эретеп ябыштыручы һөнәрләреннән тыш, электрик, төзүче, тегүче, зоотехник белгечлекләренә дә укытырга уйлыйбыз. Авыл җирлегендә әлеге һөнәр ияләре беркайчан да эшсез булмас. Ихтыяҗга һәм укучылар санының җыелуына карап, алдагы елларда һөнәрләрнең төре тагын да артыр. Эшләүче яшьләр өчен яңадан укып, квалификацияләрен күтәрү, яңа һөнәрләргә өйрәнү мөмкинлеге дә булачак бездә.

- Быелдан мәктәп укучылары өчен хезмәт дәресләре сезнең үзәктә укытылачак, дип тә ишеттек.

- Әйе, 7-9 классларның технология дәресләрен, укучылар өчен профориентация юнәлешендәге чараларны күп тармаклы уку-укыту үзәгенең яңартылган, бөтен таләпләргә туры китереп җиһазландырылган кабинетларында үткәрү күздә тотыла. Кызлар өчен тегү машиналары кайтарылды, аерым кабинет булдырылды. Егетләр өчен слесарьный, столярный кабинетлары эшләнде. Монда фрезер, токарь, такта эшкәртү станоклары кайтарылды.

- Белүебезчә, башкалабыз Казанда 2019 елда эшче һөнәрләре буенча "WorldSkills (Ворлдскиллс)" дөнья чемпионаты узачак. Сездә әлеге бәйгегә әзерлек чаралары башланып китте, дип беләбез.

- Үзәктә, "WorldSkills" стандартларына туры китереп, кабинетлар әзерләнде. Аерым алганда, эретеп ябыштыру һәм пешекче-кондитер кабинетлары җиһазландырылды. Эретеп ябыштыру буенча әлеге бәйгенең республика турында Рәмис Ханов өченче урынны алган булса, пешекче-кондитерлар арасында Руслан Дәүләтшин икенче урынны яулады. Республика күләмендә уздырылган бәйгедән укучыларыбызның призлы урыннар алып кайтуы - көллият өчен зур мәртәбә. Казанда Юныс Әхмәтҗанов исеменә үткәрелгән конкурста укучыбыз Индира Хәйретдинова беренче урынны алган иде.

- Сездә белем алып чыккан укучыларны эшкә урнаштыру мөмкинлеге бармы?

- Узган ел без өч яклы килешүләр төзи башладык. Укучы, укыту үзәге һәм эш бирүче арасында төзелгән килешү нигезендә эш бирүче укучыга ай саен бер меңнән алып биш мең сумга кадәр өстәмә стипендия түләп бара. Укучы, үз чиратында, практика, җәйге ял вакытында, каникуллар чорында килешү төзелгән предприятиедә практика уза һәм эшли. Эшләгән өчен хезмәт хакы ала һәм иң мөһиме - укуы беткәч, әлеге оешмага эшкә урнаша. Бу яңалыкны укучылар да, оешмалар да кызыксынып кабул итте. Ник дигәндә, предприятиеләрдә хезмәт куючыларның күбесе - өлкәннәр. Аларга алмашка белемле, кулы эш белгән яшьләр килүенә кем генә сөенмәс икән? Узган уку елында 19 укучыбыз төрле предприятиеләр белән әнә шушындый килешүләр төзеде.

Шунысы сөендерә: бездә укып һөнәр үзләштерүчеләргә агрофирмаларда, фермер хуҗалыкларында һәм "Агромастер" җитештерү компаниясендә ихтыяҗ зур. Гомумән, бүген безнең уку йорты оешма-предприятиеләр белән тыгыз элемтәдә торуны таләп итә. "Агромастер" компаниясе белән андый практика моңа кадәр дә бар иде. Компания бу уку елында көллиятнең бер кабинетын авыл хуҗалыгы кораллары белән җиһазларга ярдәм итте. Шулай ук "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте төзелеш кабинетын эш кораллары белән тулыландырды. "Органик Групп" җәмгыяте җитәкчесе Илдар Гыймадиев исә көллияткә 200 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтте. Әлеге средстволар шулай ук көллият ихтыяҗлары өчен тотылды. Алга таба башка оешма-предприятиеләр, хуҗалыклар, агрофирмаларны да шушы процесска җәлеп итәрбез, дип уйлыйбыз.

- Рәшит Исрафилович, яңа уку елына укучылар җыелып беттеме инде? Үзәктә бу елны да укучыларга тулай торак биреләчәкме?

- Укучылар тупланып бетте инде. Ләкин килергә теләге булганнарны кире бормыйбыз. План буенча яңа уку елына 50 укучы гына кабул ителергә тиеш. Бүгенге көндә 57 гариза бар. Читтән килгән укучыларга тулай торактан бүлмә биреләчәк. Ашату мәсьәләсенә килгәндә, укучыларны түләүсез бер тапкыр ашату каралган. Тулай торакта яшәүчеләр исә өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев