Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Заманча дәрес-сыйфатлы белемгә нигез

Казан шәһәренең 71 нче урта мәктәбе базасында күренекле татар мәгърифәтчеләре, педагог һәм җәмәгать эшлеклеләренә багышланган республика педагогик укулары узды.

“Заманча дәрес-сыйфатлы белемгә нигез” исемле мастер-класслар секциясендә Тат.Шуран төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Шаева чыгыш ясады. Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Шамсова “Әгәр дә берәүгә гыйлем өйрәтергә теләсәң, әүвәл үзеңнең өйрәт” секциясендә тәҗрибә белән уртаклашты. Ике укытучы да дипломнар белән бүләкләнде. Дилбәр Гарифуллина, Гөлнар Нәҗмиева, Күбәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иҗат лабораторияләрендә үз тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр һәм призерлар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев