Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Замана һәм замандашлар

Өйнең мәйданы тартып-сузып 16 квадрат метр тәшкил итәдер. Өйдә кысан дип әйтү, берни дә әйтмәүгә тиң. Чөнки монда бик күп еллар һәм “чираттагы ял”га яисә “больничный”га туктамыйча киез итек басу бара. Шушында ук ашарга әзерлиләр һәм ял итәләр, шушында ук өлкән авылдашларга Коръән нигезләрен өйрәтәләр.

ТАССРга 100 ел
(Дәвамы. Башы 2019 нчы елның 89, 91, 93, 2020нче елның 2, 4, 6, 8, 10, 12, 14, 16, 18 саннарында).
Тат. Шуранда, Нурлыхода әбиебезнең йорты каршындагы ике зур гына тирәк астына дүртпочмаклы кечкенә генә йорт елышкан. Анда Хафиз мулла белән Галимә әби яши. Хафиз мулла (Тат. Шуран халкы аны “мулла абзый” дип йөртә) – сирәк ак сакаллы һәм шундый ук чәчле ябык кына карт. Аның каравы аның куллары – алтын: мулла абзый – киез итек басучы. Галимә әби (Галимә абыстай) – тыныч холыклы, Хафиз муллага тугры тормыш иптәше. 
Өйнең мәйданы тартып-сузып 16 квадрат метр тәшкил итәдер. Өйдә кысан дип әйтү, берни дә әйтмәүгә тиң. Чөнки монда бик күп еллар һәм “чираттагы ял”га яисә “больничный”га туктамыйча киез итек басу бара. Шушында ук ашарга әзерлиләр һәм ял итәләр, шушында ук өлкән авылдашларга Коръән нигезләрен өйрәтәләр. Бу гаилә, нигездә, итек басу белән көн күрде. Аларның осталыклары турындагы хәбәр тирә-якка тарала. Мулла абзыйлар өч Шуран халкына гына түгел, ә Каенсаз, Маҗын, Краснояр (халык телендә “Крип”) авыллары һәм хәтта Мөслим халкына да хезмәт күрсәтә. 
Бердәнбер уллары Фатыйх армиягә алынгач, бу авыр хезмәт тулысынча өлкәннәр җилкәсенә кала. Галимә абыстай заказ бирүчеләрдән йон тутырылган зур гына киндер капчыкларны кабул итеп ала, аларны чүп-чардан арындыра, юа, киптерә һәм, шул ук капчыкларга тутырып, киез басучыга тапшыра. Хафиз бабай йоннан бала-чагалар, әбиләр өчен – кыска яки бөкләп куелган кунычлы, урманда агач әзерләүче яисә басуда кар астында калган эскертләрдән салам ташучы ир-атлар өчен зур, биек (метрдан да ким түгел) кунычлы матур, ныклы киез итекләр баса. 
Тат. Шуран халкы арасында – өлкәннәр һәм яшьләр арасында гына түгел – коммунистлар арасында да Хафиз мулладан да хөрмәтле кеше булмагандыр. Бу – минем шәхси фикер, аны нигезләү өчен ике дәлил китерәм. Беренчесе. Сталин чорында да (1944 елның августлары булгандыр) азан әйтү өчен аның йорты янына җыйналган халык, урамнан барганда, яу кырында ятып калганнарның йортлары яныннан узганда туктала иде. Бер йорт каршында туктап (ул йорт каршында кое булганын хәтерлим), халык Сталин сәламәтлеге өчен дә дога кыла иде. Йоланың йомгаклау өлеше шулай ук Хафиз мулла йорты каршында булгандыр. 
Икенчесе. Хафиз мулла итек басу өчен кулланган кораллар пычкы һәм скрипка смычогын хәтерләтә иде. Хафиз абзый шул “пычкы” һәм йон тетү өчен җәя (смычокка охшаш) белән йонга кагылгач, формасыз йон кисәге “бии”, “сикерә” башлый һәм күпмедер вакыттан соң зур йомшак бер массага әверелә. Ә бәләкәй генә өй эче скрипка авазларына охшаш ниндидер көй белән тула. Кагыйдә буларак, “концерт” табигать уянганда иртән башлана. Халык бу “концерт”ка күнеккән һәм рәхәтләнеп тыңлый иде.
Итек басуның проблемасы да бар. Әлеге җәянең җебен даими рәвештә алыштырып торырга кирәк икән. Ә моның өчен кәҗә эчәгесе кирәк! Нурлыхода әбиебезнең сөзгәк сыеры һәм берничә баш сарыгы бар иде инде. Шуңа да карамастан, ул Хафиз мулла ихтыяҗлары өчен бер кәҗә асрый башлады. Шул кәҗә, сакаллы булса да, әбинең тәрбиясенә рәхмәт йөзеннән ел саен ике бәрән алып кайта иде. Нурлыхода әби дә шулай ук ел саен сугымнан соң, шомартып, көрәнсу лак белән капланган матур агач савытта бу “байлык”ны Хафиз муллага кертә иде. Шуннан соң әбиебез белән Галимә абыстай, кара-каршы утырып, эчәгедән “җеп” тарталар һәм аны эшкәртеп итекчегә тапшыралар. Монда шунысын әйтеп китү мөһим: мулла абзый “җеп”нең кирәклеге хакында беркайчан да әбиебезнең дә, Шуран халкының да исенә төшермәде. 
Алма агачыннан ерак төшми, ди халык мәкале. Тат. Шуран халкы Хафиз мулланың улы, чираттагы ялга кайткач, иң беренче эш итеп авылдагы өлкән кешеләргә күчтәнәчләр – һинд яки грузин чәе, шикәр-конфет, әбиләргә яулыклар – таратып чыгуын гаҗәпләнеп сөйлиләр. 
1952 елда Фатыйх армиядән кайтты һәм “Урожай” ирекле спорт җәмгыяте рәисе булып эшли башлады. Туган авылыннан беренче әтәчләр белән чыгып китә дә кояш батыр алдыннан гына кайтып керә. Шулай итеп иске велосипедта көн саен 30 километрдан артык юл үтә. Йөрү туйдыргач, Фатыйх бездә фатирда тора башлады. Гаиләбез кешесенә әверелде: иртә-кич әни әзерләгән ризыкны бергә ашыйбыз, шатлык-борчуларыбыз уртак булды. Без дуслашып киттек. 
(Дәвамы бар).

Марсель Вәлитов.
Мәскәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев