Замана һәм замандашлар
– Иптәш Биктимерова, – диде Миңкамал, көч-хәл белән үзен кулга алып, – бу фикерегезне прокурорга җиткергәнче, авыл советы утырышында карасак, ничек булыр?
– Мин каршы түгел. Ләкин закон Хәйри өчен hәм Шуран авыл советы өчен генә язылмаган.
Бераз уйланып торганнан соң Биктимерова, бүгенге эшебез шуның белән тәмам, дип белдерде һәм Миңкамалга кичә башкарылган эшкә йомгак ясарга кушты. Миңкамал, кулындагы каләм белән сызгаланган дәфтәр битенә карап, отчет ясарга кереште:
– Кичә барысы җиде хуҗалык тикшерелде. Аларның бөтенесендә дә басуда hәм ындыр табагында эшләгән кешеләр яши. Карт-корылар, төрле эштә эшләгән, басуда утауга йөргән колхозчылар, терлек караучылар, укытучылар, мәктәп директоры, Хафиз мулла абзый hәм башка ындыр табагында яки уракта эшләмәгән кешеләрнең йортлары тикшерелмәде.
Җиде хуҗалыкның дүртесендә кул яргычы табылды. Яргычларның өске өлешен күтәреп карагач, быел сугылган арыш ярмалары табылды. Өй hәм кар базлары, бәрәңге бакчалары тимер сөңге белән чөшкенләп тикшерелде, капчыкка салып күмелгән ашлык табылмады…
– Кичә башкарылган эш белән мин канәгать түгел, – дип, Биктимерова Миңкамалның сүзен бүлде. – Сукыр мәче балалары кебек йөргәнбез, җәмәгать. Чөнки урлашырга теләгән кешенең ындыр табагында гына эшләве мәҗбүри түгел. Җаен таба ул.
Хәйри, сез, минем борын урланган әйбернең исен ерактан сизә, дип, бик мактанган идегез. Нык арттыргансыз, бригадир. Дәваларга кирәк аны. Авыл советы утырышында Хәйри эше генә түгел, кичә тикшергән йортларның базларында табылган яргычлар, ашлыкны урлаудан саклау юлларын камилләштерү турында принципиаль сөйләшү булырга тиеш. Бу бурычларның үтәлүен минем киләсе командировкада бергә тикшерербез, – дип, Биктимерова сүзен тәмамлады.
***
Авыл советы утырышында Хәйри эше көн тәртибенә куелган булса да, өстән-өстән генә каралды. Утырышка ни өчендер Рәйсәнең үзен дә, Нурлыһода әбине дә чакырмаганнар. Чыгыш ясарга дип сүз бирелгәч, Хәйри кичә уполномоченныйга биргән җавапларын кабатлады һәм өстәп:
– Биктимерова, прокуратура хезмәткәре буларак, үзенә бирелгән хокуклардан явыз ният белән файдалана, миңа – бригада җитәкчесенә, яла ягып, уңышлы гына оештырылган бригада эшенә аяк чала һәм бүгенгедәй киеренке көннәрдә фашистлар тегермәненә су сала, – дип сөйләде.
Утырыштан соң бригадир, анда-монда кагылмыйча, туп-туры колхоз кәнсәсенә кереп, берничә бит кәгазь алды да өенә кайтып китте. Хәләл җефете Наҗия әзерләп торган әрчемәгән ярмалы сары бәрәңгене дә һәм борчак шулпасын да ашап тормыйча, Биктимерова өстеннән жалоба язарга утырды.
Наҗия иренең мондый эшләр белән шөгыльләнгәнен күптәннән күзәтеп йөри иде. Бу юлы да: “Ни пычагыма болай кылынасың, тагын кем башына җитәргә маташасың?” – дип, бик әйтергә теләгән иде дә, йөрәге җитмәде.
Хәйри, эшен төгәлләп, кәгазеннән өчпочмаклы конверт ясады да, тышына “Мөслим райисполком персидәтеленә. Ачмаска!” дип адреслады. Бераз өчпочмакка карап торгач, соңгы сүзенең хәрефләрен, шәмәхә каләмен төкерекләп, катлап алды да Крәш. Шуран ягына чыгып китте. Анда клуб стенасына кадаклап куелган тимер почта тартмасына жалобасын төшереп җибәрде.
***
– Якшәмбе көн. Әнкәй Рәйсәнең яраларын, әрекмән яфрагын кайнар суда пешекләп, чүпрәк белән бәйләп куйды да, югары оч Шәймәрданнарга китте, – дип дәвам итте Саҗидә апа сүзен. – Аның малае Хантимер, милиция училищесын тәмамлап, Минзәлә районына эшкә кайткан иде. Анда яшь милиционерны Тат. Шураннан өч кенә чакрымдагы Маҗын участогына беркетеп куйганнар. Хантимер берничә ел Маҗында эшләп, атна саен диярлек туган йортына шимбә көнне кич кайтып, якшәмбе көнне төштән соң кире Маҗынына китә иде.
Әнкәй, Шәймәрданнарның капкасын ачканда Хантимернең, ат җигеп, авылдан чыгып китәргә җыенган чагына туры килгән. Булган фаҗига турында әнкәй күпертмичә, бөртекләп сөйләп биргәч, яшь милиционер, көтелмәгәндә килеп чыккан бу хәлдән башта нишләргә белмичә, җигелгән ат янында аптырап басып торган. Аннары, хәлнең бик җитди булуына һәм аны ишетмәмешкә салышып ташлап китәргә милиция хезмәте уставы буенча ярамаган икәнлегенә төшенгәч, әнкәйгә мөрәҗәгать итеп:
– Нурлыһода әби, мин сиңа ышанам, ләкин пока бер сүз дә әйтә алмыйм. Закон буенча, андый ЧПны мин үзем карарга тиеш, аннан күз күрер, – дип, Рәйсәнең кайда икәнен сораган.
– Кайда булсын инде ул – өйдә ята, улым, өйдә. Бик сызлана.
– Әйдә, тарантаска утыр, сезгә киттек.
Яраларны һәм күгәреп калган Хәйри чыбыркысы эзләрен күргәч, Хантимер, бер дә икеләнмичә, Рәйсәне Маҗынга алып китте. Рәйсә, шифаханәдә бер кич ятып, кирәкле дарулар һәм справка алып, икенче көнне, Хантимернең танышы атына утырып, өйгә кайтты. Шул ук көнне, өйдә бер чынаяк чәй дә эчәргә өлгермәгән килеш, лесник булып эшләгән Шәймәрданнарның терәлеп торган күршесе Нәҗип абый Рәйсәне Мөслимгә барышлый үзе белән алып китте. Анда район прокуратурасына Рәйсә белән кереп, гаризасын һәм Маҗында алган справкасын секретарь кызга тапшырып, лесничествода эшен бетергәч, кире Шуранга алып кайтты.
Әнкәй Рәйсәнең аякларына Маҗын даруларын сөртеп, кайнар суда пешекләнгән үги ана һәм бүре колагы яфракларын бәйләп, ике атна буена дәвалады.
Уполномоченный аңлатмасы
Биктимерова, Тат. Шуранда ике көн эчендә башкарылган эшләре, Хәйри белән Рәйсә арасында килеп чыккан конфликтның сәбәпләрен ачыклап, тентүнең нәтиҗәләрен яктыртып аңлатма язган, ә аның азагында район прокуратурасының судка тәкъдим итәсе фикерен түбәндәгечә формалаштырган:
1. Тентү вакытында арыш ярмасы табылган 4 хуҗалык ияләрен (хатын-кыз фамилияләре язылган) бер ай мәҗбүри эшкә тартырга.
2. а) Хәйри Гаптерәшитовны яшүсмер Рәйсә Насыйрованың тәнен урынсыз һәм бер сәбәпсез корал кулланып яралаган өчен ике ай мәҗбүри эшкә хөкем итәргә һәм аны юл төзекләндерүдә файдаланырга;
б) ике айлык срокны юл төзекләндерүдә файдаланганнан соң, Хәйри Гаптерәшитовны Рәйсә Насыйровадан һәм Нурлыһода Насыйровадан гафу үтенергә мәҗбүр итәргә;
в) Хәйри Гаптерәшитов башка колхоз әгъзалары белән дә тупаслык белән, кул көче кулланып, янап, эшкә мәҗбүр итү ысулларын кабатласа, законда каралган каты җәзага тартылачагын исенә төшерергә.
Прокурор Биктимированың аңлатмасы һәм суд карамагына җибәрәсе тәкъдимнең проекты белән канәгатьләнгән, ләкин Хәйри Гаптерәшитовка бер җинаять өчен ике җәза бирелергә тиеш түгел дип, тәкъдимнең “б” подпунктын сызып ташлаган.
Суд, үз чиратында, “Радость” колхозында җитәкче кадрлар мәсьәләсе гадәттән тыш авыр булу сәбәпле, район советы башкарма комитеты фикерен искә алып, Хәйригә каралган ике айлык мәҗбүри эшне бер айга калдырткан. Базларында яргыч табылган дүрт хатын-кызга, бер айлык мәҗбүри эш өстенә, “яргычларын конфисковать итеп, чүплеккә ташларга” дигән карар язып куйган.
(Дәвамы бар).
Марсель Вәлитов.
Мәскәү.
Фото – Тат. Шуран мәктәбе музее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев