Заман һәм замандашлар. Шуран
Искәрмә йөзеннән тагын берничә сан белән танышыйк. Ольгино авылы Бакалы районы Казанчы авылыннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан. 1870 елда Ольгинода 170 хуҗалык, 520 ир-ат, 569 хатын-кыз яшәгән. Бакыр эретү заводы белән бергә авылда икмәк заводы, спирт заводы (шул исәптән ликер, аракы, сыра заводлары), 10 бакалея лавкасы, өч еллык чиркәү училищесы эшләгән, часовня төзелгән. Терлекчелек (шул исәптән умартачылык) нык үскән, арба тәгәрмәчләре, чабаталар ясаганнар. Ык буенда ике су тегермәне эшләгән. Солтан тавында җитештерелгән поташ хәзерге Симәк авылы янындарак урнашкан фарфор заводын тәэмин итеп торган.
Ольгинода атна саен ярминкәләр гөрләгән. Анда Емельян Пугачев сугышчылары да “кунак булып”, авылның астын өскә китереп киткәннәр. Бу авылның хәзерге хәлен райондашларга аңлатып торасы юк. Иштирәк бакыр эретү заводы эпопеясеннән соң ике гасырдан артык вакыт үтсә дә, Ольгино авылы тирәсендә аның эзләре сакланган. Менә өч дәлил: 1. 1952 елда география фәнен укытуга искиткеч зур тырышлык куйган Әмир Ахунович Ахунов безне, ягъни сигезенче класс укучыларын, Ольгинодан ерак түгел ташландык рудникка (безгә аны шахта дип сөйләделәр) бер көнлек походка алып барды. Мөслим урта мәктәбе укучылары анда ел саен диярлек экскурсиягә барды. Ул шахта әнә шул С. Е. Иноземцев төзеткән рудникның бер өлеше булырга мөмкин. 2. Ольгино авылына керер алдыннан чокыр-чакырлы юлның бер өлешен ел саен диярлек (1967-1969нчы еллар турында сүз) кояшта ялтырап яткан, чем кара, эре бәрәңге зурлыгындагы каты ташлар белән тигезли иделәр. Мондый ташлар басуда да үсми, күктән дә коелмый. Алар бик югары температурада бакыр рудасын эретеп тапканда ясалган шлак булырга тиеш. 3. Хвощинскийлар төзеткән безнең заманга кадәр сакланган балык үрчетү системасының калдыкларын кабат торгызу турында узган XX гасырның җитмешенче елларында райком белән исполкомда берничә мәртәбә сүз барды. Бу эшне башларга Астраханьда балык үрчетү институтын тәмамлап, ялгышмасам, Рязань өлкәсендә эшләгән Мөслим егете Нил Тимеров тәкъдим итте. Барып чыкмады. Күп тырышкач, берничә елдан соң гына бу план, үзгәртелеп, тормышка ашырылган. Яңа Усы казакларының, татар керәшеннәренең, керәшен татарларының язмышы турында “Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр” китабында (18-19 битләр) тулырак мәгълүмат бирелә. Пугачевның көрәштәше – Башкортостан крестьяннар хәрәкәте башында торган Салават Юлаев турында да укучылар яхшы белә. Әмма Салават Юлаевның көрәштәше Акай турында информация сай, булганнары да легендалар дәрәҗәсендә генә. Райкомда эшләгән елларда, “Маяк” колхозына кергән Рус hәм Тат. Смыловка басуларында язгы кыр эшләренең барышы белән танышып йөргәндә, партком секретаре (ук вакытта Рус Шуган урта мәктәбе директоры) Николай Растатурин белән Акай hәм аның гаиләсе турында халык телендә сакланган легендаларны искә төшердек. Шуларның берсе – сугышчы крестьяннарны эзәрлекләп килгән патша гаскәрләренә бирелмәс өчен Акайның хәләл җефете белән бергә күлгә батып үлүе турында. Николай Растатурин белән бергәләп тау өстендә чама белән 10х10 метр зурлыгында, ярты метр чамасы тирәнлектә казылган мәйданчыкны, аның почмакларында туп ату кораллары (писчалка булырга мөмкин) урнаштыру өчен казылган ояларны hәм тау тишеген (билгеле, аңа кермичә) карадык. Хак булса, аны Акай гаиләсе hәм якын көрәштәшләре вакытлыча сыену урыны итеп файдаланган. Ә тау өстеннән караганда, Ногайбәк авылы читендәге чиркәү стенасында туп ясаган йомыры тишек күренеп тора иде… ИКЕНЧЕ ТУГАН АВЫЛЫМ Минем игътибарны тагын өч авыл – өчесе дә бер исем йөрткән Шуран авыллары җәлеп итеп тора. Хөсәен бабай мине, имидән аерырга дип, бер яшь тулганчы ук, арбасына утыртып, Шуранга алып киткән, ә бераз үскәч Кәшифә апа җитәкләп (Хәбиб Дәүләтшин директор булып эшләгәндә) Крәш. Шуран җидееллык мәктәбенә, Фрол Романыч сыйныфына илтеп тапшырды. Балачакны мин бу өч Шураннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Тат. Шуран, Крәш. Шуран, Приют Шуран – бер яктан; Метрәй, Усы, Ольгино – икенче яктан, игезәк балаларны хәтерләтәләр. Тат. Шуран (ислам) белән Приют Шуран (православие) арасына, православие динен кабул итеп (көчләп яки ирекле рәвештә), җир, салымнардан төшемнәр вәгъдә итеп чукындырылган татар керәшеннәрен Арчадан китереп утыртканнар. Мондый пропорциянең үзеннән-үзе ясалмавы ачык. Ул патша Русиясе алып барган милли (ассимиляция) сәясәт нәтиҗәсе. 1930-1940 елларда туып үскән мөслимлеләрне аптыраткан төп мәсьәлә – Ольгино hәм Приют Шуран алпавытлары яшәгән йортлар, җиhазлар, усадьбалар, бакчалар h.б. корылмалар кая киткән? Ут төртеп яндырылганмы? Крестьяннар сугышында “корбан” булганмы? Урынлы сораулар бу. Әгәр бер генә минутка, “вакыт машинасын” розеткага кушып, 150 елга кире кайтып карасаң, бүгенге Ольгино hәм Приют Шуран усадьбаларының хәйран калырлык матур чагын күрер идек. Хәтта 80-90 ел элек кенә дә. Ольгино кебек үк, Приют Шуран үз вакытында төбәктәге иң төзек авыллардан саналган. Шуны да әйтергә кирәк, андый зур hәм матур төзелешне, цивилизация күрмәгән караңгы почмакларның берсендә яшәгән Ольгино hәм Приют Шуран алпавытлары үзләре дә, аларның крестьяннары да проектлаштыра да, башкара да алмаганнар. Аларны Иноземцевлар яки Хвощинскийлар чит илдән яки башкаладан чакырып китерелгән архитекторлар проекты нигезендә, чит ил яки Русия инженер-техниклары контроле астында башкарган булырга тиеш. Кызганычка каршы, ике авылны да Мөслим төбәгендәге таланган авыллар рәтенә кертергә була. Приют Шурандагы берсе – ак, икенчесе кызыл кирпечтән төзелгән, җирле халык телендәге ике бертуган Катанскийларның “ике бояр йорты” безнең заманга кадәр сакланган иде. Узган гасырның 30нчы елларында ак кирпечтән төзелгән йортны сүтеп, Мөслимгә күчереп салганнар.
Чыганаклар: “Металлургические заводы Урала XVII-XIX вв. Энциклопедия. УрО РАН, Академкнига;. Ект.2001; JSBN: 5–93472–05–0. Материалы по истории Башкирской АССР; М.;1956, т.4. (Дәвамы бар).
Марсель ВӘЛИТОВ. Мәскәү.
Фото – музей архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев