Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Законга буйсынмасаң...

Мөслим районы буенча Россия Эчке эшләр минис­трлыгы һәм ТР Дәүләт ал­коголь инспекциясенең Түбән Кама территори­аль органы хезмәткәрләре алкоголь продукция­сен сатуда законнарның үтәлешен даими кортрольдә тота.

Аларның тырышлыгы белән күптән түгел Сал. Му­хан авылында спиртлы про­дукцияне өйдән сату очрагы ачыкланган.

Спиртлы эчемлекне өйдән яисә автомобильдән, яисә интернет аша кабат­тан сату факты ачыкланган очракта гаепле затларга РФ Җинаятьләр кодексының 171.4 маддәсе нигезендә җаваплылык каралган.

– Мөслим авылын­да ЕГАИСта теркәлмәгән алкоголь продукциясе әйләнеше факты ачыклан­ган иде, ягъни РФ Админи­стратив хокук бозулар ту­рындагы кодексының 14.19 маддәсендә каралган адми­нистратив хокук бозу очрагы булган. Шулай ук РФ Адми­нистратив хокук бозулар ту­рындагы кодексының 14.16 маддәсе 2 бүлеге нигезендә товар-транспорт наклад­ное булмаган алкоголь про­дукциясен сату турында беркетмә төзелеп, ТР Ар­битраж судына җибәрелде, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы өлкән белгече Алина Виноградова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев