Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирлегебез осталарга бай

Очрашуда Ильяс Зиннуров тәрәзә йөзлекләре, капка-коймаларга матур бизәкләр ясау, Илгизә Габдрахманова  – бизәнү эйберлэре: алкалар, муенсалар, беләзекләр ясау сере белә таныштырды.

Үзәк  китапханәдә эшләп килүче "Картаймагыз әле, ветераннар!" клубының чираттагы "Үз шөгылеңне тап" исеме астында утырышы үтте. Очрашуда Ильяс Зиннуров тәрәзә йөзлекләре, капка-коймаларга матур бизәкләр ясау, Илгизә Габдрахманова  – бизәнү эйберлэре: алкалар, муенсалар, беләзекләр ясау сере белә таныштырды. Мирхафизан Исмәгыйлев  Чернобыльда булган вакытларны искә алды, хәтирәләре белән уртаклашты.  “Ин авыр вакытларда үзем белән баян йөрттем,  шул гына мине коткарды”, – диде ул. Митальда Габсаттарова төрле битлекләр, Яңа ел бәйрәмнәренә битлек ясау белән мәшгуль икән, әлеге кул эше турында бик тәмләп сөйләде райондашыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев