Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз хокукларыңны ничек якларга?

Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексында кешенең сәламәтлегенә каршы кылынган җинаять өчен китерелгән зыян дәрәҗәсенә бәйле (авыр, уртача, җиңел) җәза каралган. Бу дәрәҗәне суд-медицина экспертиза­сы билгели. Физик авырту ясаган өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган. Ике тапкырдан артыграк сугу яисә фи­зик авыртуга китерүче көч кулланып башка гамәлләр кылу кыйнау була (РФ Җинаятьләр кодексының 116 маддәсе).

Әлеге маддә санкцияләре нигезендә кыйнау өчен 40 мең сумга кадәр штраф са­лына яисә 360 сәгать күләмендә мәҗбүри эш, 6 айга кадәр төзәтү эшләре яисә 3 айга кадәр кулга алу рәвешендә җәза бирелә.

Әгәр дә кыйнаучы бу гамәлне берен­че тапкыр кылса, тәүбә итсә, зыян күрүче белән татулашса һәм гаебен төзәтсә, за­кон аны җаваплылыктан азат итәргә мөмкинлек бирә. Яклар килешү сәбәпле, җинаять эшен туктатырга була. Зыян күрүченең рухи зыянны каплау турын­да гражданлык дәгъвасы белән судка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.

Кыерсытучы янәдән кыйнарга ом­тылса, зыян күрүче кабат судка яисә полициягә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Бу очракта суд татулашу белән тәмамланган элеккеге эшне дә исәпкә алачак.

Җинаять билгеле зат (туган,таныш) тарафыннан кылынган очракта, мон­дый җинаять эшләре шәхси гаепләү категориясенә карый. Шәхси гаепләү эшләренең төп үзенчәлеге – алар зыян күрүче гаризасы буенча ачыла. Гариза кылынган җинаять урыны буенча миро­вой судьяга тапшырыла. Җинаять эше ачу буенча үтенеч бирү өчен җинаять кылынган вакыттан 2 ел үтмәгән бу­лырга тиеш. Әлеге гариза РФ Җинаять- процессуаль кодексының 73 һәм 318 маддәләренә җавап бирергә тиеш, ягъни анда суд реквизитлары, зыян күрүче ту­рында мәгълүмат, зыян күрүче җинаять җаваплылыгына тартырга теләгән кеше турында мәгълүмат (туган көне, урыны, шөгыле, гаилә хәле, кылынган җинаять турында җентекләп тасвирлау (вакы­ты, урыны, тән җәрәхәтләрен ясау ысу­лы, сугуларның саны һәм локальләшүе); исбатлау (медицина документлары, беркетмәләр, сөйләүләр); шаһитлар турын­да мәгълүмат, аларны утырышка чакыру үтенече; эшне производствога алу турын­да үтенеч; дата һәм зыян күрүченең имза­сы күрсәтелергә тиеш.

Барлык зыянны күрсәтеп, кыйнауны медицина яисә эксперт учреждениесендә теркәү шарт. Моннан тыш вакыйга бары­шына шаһитлар булмаса, күршеләрне со­раштырып, килеп чыккан конфликтны раслау буенча сөйләшергә кирәк.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев