Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз кешеләр

Инженер-механиклар – һәркайда үз кеше. Чөнки куллары алтын аларның. Мөслим мелиорациясендә баш инженер вазыйфасын башкаручы Радик Фәттаховны да оешмада “чын интеллектуал” диләр.

– 24 ел дәвамында авыл хуҗалыгы техникасының төзеклеген, сәгать кебек төгәл эшләвен тәэмин итә Радик. Күп кенә уку йортларының әлеге белгечлек буенча кирәкле кадрлар әзерләве дә юкка түгелдер. Чөнки бүгенге ачышлар, яңалыклар заманында да бөтен нәрсәне электроника башкарып бетерә алмый. Инженер-механикларның кулы тимәсә, бер генә техника да озын гомерле булмас иде. Радик кебек үз вазыйфасын намус белән башкаручы, яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры калучылар бик аз хәзер. Еллар дәвамында тупланып килгән тәҗрибәне бернәрсә дә алыштыра алмый. Радик Фәттаховның тырыш хезмәте лаеклы бәя алды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татмелиорация” траст компаниясе”нең Мактау грамоталарына лаек булды ул, – ди оешма җитәкчесе Нияз Авзалов.Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Радик беренче хезмәт чыныгуын Мөслимдә ала. Инженер-механик белгечлеге алган егетне “Мелиорация” берләшмәсендә колач җәеп каршы алалар. Гидротехник корылмаларны ремонтлау һәм эксплуатцияләү буенча үзен бик тиз күрсәтә яшь белгеч. Бүген дә оешма карамагындагы буаларның төзеклеге өчен җаваплы ул. Аларның эксплуатация срогын озынайту өчен тәкъдимнәрен, идеяләрен дә кыю кертә.– Катлаулы механизмнарны сүтеп-җыю серләренә көннән-көн ныграк төшенәсең икән ул! Ике дистә елдан артык гомер үтсә дә, техниканың бөтен нечкәлекләрен белеп бетереп тә булмый. Агрегатларның төзеклеген тәэмин итүгә күмәк көч тә кирәк. Монда инде слесарьлар, шофер һәм механизаторларның төгәллеге, вазыйфаларын намус белән башкаруы таләп ителә, – ди Радик.Уңган механизаторлар кебек Радик Фәттахов та эш вакыты белән исәпләшми. Башкача мөмкин дә түгелдер! Оешма ишегалдында күпсанлы агрегатлар, авыл хуҗалыгы техникасы аның килгәнен көтеп тора. Зирәклек белән, хезмәтнең тәмен белеп эшләвенә без дә сокланып кайттык. Хезмәт коллективларында Радик кебекләр күбрәк булсын иде.

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев