Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз эшләрен үзләре оештыручылар салым органнарына исәпкә мобиль кушымта аша баса алачак

Татарстан Салым хезмәте идарәсе башлыгы үз эшләре белән мәшгуль кешеләргә бюрократия мәсьәләләре мөмкин кадәр аз булачагын ышандырды. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/13/173367/

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Үз эшләрен үзләре оештыручы кешеләр Федераль салым органнарына исәпкә смартфонда “Минем салым” ("Мой налог") мобиль кушымтасы аша баса алачак. Бу хакта Татарстан Салым хезмәте идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин Казан “Штаб”ында үзмәшгульләр белән очрашуда әйтте.

“Эшләнеп беткәч һәм әзер булганнан соң, налог.ру сайтына керегез. “Минем салым” („Мой налог“) кушымтасын смартфонга йөкләгез, паспортыгызны сканерлаштырыгыз һәм салым оешмасына җибәрегез. Башка бер җиргә дә кермәгез һәм берни эшләмәгез. Үз эшләре белән мәшгуль кешеләр өчен бюрократия шуның белән төгәлләнә”, - диде Сафиуллин аларны исәпкә алу мәсьәләсендә.

Үзмәшгуль кешенең хезмәткәрләре дә, эш бирүчесе дә булмаска тиеш, диде ул. "Аларның еллык товар әйләнеше 2,4 млннан артмаска тиеш", дип ачыклык кертте Сафиуллин.

Октябрь ахырында үз эшләре белән мәшгуль кешеләр өчен салым турындагы закон проекты Дәүләт Думасының беренче укылышында каралачак. Закон проекты “Һөнәри эшчәнлеккә салым” дип аталган рәсми атама алган. 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/13/173367/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев