Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөзүчеләр ГТО тапшыра

“Тамчы” бассейнында йөзү буенча ярышлар узды. Ярыш­ларны ГТО нормативларын тапшыру буенча тест-бәйге дип тә атады бәйгене оеш­тыручылар. Чарада район мәктәпләренең 1-9 сыйныф­ларыннан 94 укучы катнаш­ты.

– Җирлегебездә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) ком­плексы нормативларын тап­шыру буенча максатчан эш алып барыла. Шунысы куанды­ра, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы ГТО нормалары кабаттан тормышы­бызга әйләнеп кайтты. ГТО нор­мативларын һәркем тапшыра ала. Аның беренче баскычы 6-8 яшьлек балалар өчен каралган. Бүген шушы яшь аралыгында­гы балалар – 1-2 сыйныф уку­чылары да ирекле стиль белән йөзү буенча ярышты, – ди рай­он мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расыйл Фәттахов.

Йөзү ярышлары дүрт яшь ба­скычы буенча алып барылды – 1-2 сыйныфлар, 3-4 сыйныфлар, 5-6нчылар һәм 7, 8, 9 сыйныф укучылары. Нормативлар һәр яшь төркеме буенча аерылып торды.

–.Үз теләгем белән ГТО нор­мативларын тапшырырга кил­дем. Күкрәк билгесе аласым килә. Ул ниндидер зур хыяллар дөньясына алып бара кебек. Миңа 10 яшь, лицейның 4 сый­ныфында укыйм. Дүртенче ел инде йөзү белән шөгыльләнәм. Фәрхат Хәбибуллин кул астын­да шөгыльләнәм. Киләчәктә зур ярышларда катнашасым, оста йөзүче буласым килә, – ди Ил­зир Гәрәев.

Һәр яшь баскычы буенча иң яхшы йөзүче өч егет һәм өч кыз билгеләнде.

– Бу ярышларда норматив­ка бер бала сыеша алмады һәм ГТОны тапшыра алмады. Ике укучы – көмеш, дүртесе – брон­за, калганнары алтын күкрәк билгесенә ия булдылар. Мөслим гимназиясе, Михайловка һәм Олы Чакмак мәктәпләре, спорт мәктәбе укучылары бәйгедә ае­руча активлык күрсәтте. Баш­ка мәктәпләр дә алар үрнәгендә ярышларга тартылсын иде! – диде бәйгенең баш хөкемдары Алмаз Дәүләтшин.

Җиңүчеләргә район ГТО үзәгенең Мактау грамоталары һәм медальләре тапшырылды.

– Киләчәге өметле булган, актив һәм сәләтле балалар шушындый төр бәйгеләрдә ачыклана иде. Мисал өчен, лицейның 7 сыйныф уку­чысы Динар Шәфигуллин, гимназиянең 5 сыйныф укучы­сы Әминә Хафизова шундыйлар рәтендә, – ди Алмаз Дәүләтшин.

Балаларга да, яшүсмер һәм өлкәннәргә дә спорт белән шөгыльләнү өчен җирлегебездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. “Нептун” һәм “Тамчы” бас­сейннарында алты тренер кул астында бүген 116 бала шөгыльләнә.

Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев