Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ютазы районы суд приставлары балигъ булмаган баланың хокукларын якладылар

Суд карары буенча гражданин И. балигъ булмаган улын тәрбияләү өчен элеккеге хатыны файдасына ай саен алимент түләргә тиеш.  

Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 8 нче санлы суд участогы җәмәгать судьясы карары нигезендә Ютазы район суд приставлары бүлеге суд приставы җирле кешегә карата алимент түләтү турында башкару эше кузгатты. Бурычлының улы һәм элеккеге хатыны Казан шәһәрендә яши.

Суд карары буенча гражданин И. балигъ булмаган улын тәрбияләү өчен элеккеге хатыны файдасына ай саен алимент түләргә тиеш.  

Әмма узган елның сентябрь аенда РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35.1 маддәсе 1  бүлеге нигезендә административ җаваплылыкка тартылган ир-ат тиешле нәтиҗә ясамаган, алимент түләүгә керешмәгән, суд приставына эшкә урнашу турында мәгълүмат бирмәгән, чакырулар буенча суд приставларына килмәгән, үз гамәлләренең хокукка каршы булуын аңлап, балигъ булмаган баланы тәрбияләү өчен акча түләүдән качкан.

Гражданинның алиментлары буенча гомуми бурычы 99 мең сумга якын җыелган.

Бурычлы кеше үзенең ата-ана бурычларын үтәүдән качуын дәвам иткәнлектән, аңа РФ ҖК 157 маддәсенең 1 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган.

Җинаять эшен тикшерү барышында ир үз гаебен таныган, алимент буенча бурычны тулысынча түләгән. Аңа карата җинаять эше туктатылды.

РФ ҖК 157 маддәсе 3 бүлеге нигезендә, әлеге маддәдә каралган җинаять кылган зат, әгәр дә бу зат балигъ булмаган балаларны тәрбияләү өчен акча түләү бурычын тулысынча капласа, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев