Юлларга көрт сарган
Иске Карамалы авылының Яшьләр урамында яшәүче Люба Хәертдинова тыкрыкларын кардан чистартмаудан зарланып шалтыратты.
– Без инде өлкән яшьтә. Кар көрте аркасында кибеткә ипигә-сөткә бара алмыйбыз. Кар яву белән чистартмагач, кар күбәеп киткәч, эттерүе авыр бит инде. Шуңа күрә чистартып булмый диләр. Кыш башыннан ук эттереп торсаң, алай булмый югыйсә. Беренче ел гына түгел, берничә ел кабатлана мондый хәл. Югыйсә үзара салым акчасын да беренчеләрдән түләп куябыз, – ди Люба апа.
– Бу тыкрык тар, аны техника белән чистарту авырга туры килә һәм карын урнаштыру өчен урын юк. Карны читкә ташып түгү яки даими рәвештә кар аттыргыч техника белән чистарту бик кыйммәткә төшә. Кибеткә бару өчен анда җәяүле сукмагы бар, ә төп юл урамнан уза, урамны исә даими рәвештә кардан чистартып торабыз, – ди Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев