Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юллар ялгышларны кичерми

Шоферлар да, җәяүлеләр дә юлларда үзара ихтирамлы булсыннар иде! Бер-береңә юл бирү – иминлекнең төп кагыйдәсе

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә, уяулыкны югалтмаганда гына һәлакәтләргә киртә куеп була. Ел башыннан безнең җирлектә механик характердагы 42 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның дүртесендә кешеләр тән җәрәхәтләре алган, ике үлем очрагы булган. 
– Елның дүртенче ае гына әле. Шул вакыт эчендә юл фаҗигасендә ике райондашыбызның гомере өзелде. Аларның берсе күкрәк баласы булса, икенчесе – 25 яшьлек егет, – ди районның ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов. 
Юл хәрәкәте инспекторлары ел әйләнәсе юлларда төрле рейдлар, операцияләр үткәреп кенә тора. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары “Тоннель” операциясе вакытында күп ачыклана. Исерек килеш транспорт белән идарә итүчеләр дә аз түгел. 
– Транспорт чараларына массакүләм тикшерүләр үткәргән вакытта кагыйдә бозучылар күбрәк ачыклана. Кемдер иминлек каешын эләктермәгән, икенче берәүләр баласын махсус урындыкка утыртмаган була. Иминият полисы булмаганнар да еш очрый. Мөслим урамнарында тизлекне арттыручылар да аз түгел. Хатын-кызлар арасында, кылтаеп, музыка тыңлап җилдерүчеләр дә күзәтелә. Машина бит ул байлыгыңны, дәрәҗәңне күрсәтү түгел, ә хәрәкәт итү чарасы! Юлга көтмәгәндә бала-чага, өлкән кеше килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә руль артында игътибарлы булсыннар иде! – ди районның ЮХИДИ инспекторы Феликс Мәгъданов. 
Ярты гомеребез юлларда үтә. Автотранспорт чаралары да елдан-ел арта бара. Моннан биш ел элек җирлегебездә 7207 автотранспорт чарасы булса, бүгенге көндә аларның саны 9250гә җиткән. Мондый шартларда юллардагы иминлек мәсьәләсенә аеруча игътибарлы булу сорала. Машина руле артына утыргансың икән, син үзеңнең һәм якыннарыңның иминлеген генә түгел, җәяүлеләрнең һәм юлдагы башка шоферларның, аларның пассажирларының да куркынычсызлыгын кайгыртырга тиеш. Юл ваемсызлыкны гафу итми. Торак пунктлар эчендә зур тизлектә чабу бернинди кысаларга да сыймый. “Авыл урамнарында машинада йөрү тизлеге сәгатенә 60 километрдан артмаска тиеш”, – ди ДАИ хезмәткәрләре. 
Светофор – безнең җирлек өчен яңалык. Аңа халык әле дә булса күнегеп бетә алмый. Шулай булмаса, светофорның кызыл утына чыгучы шоферлар саны бераз булса да кимер иде. Светофор белән исәпләшмәгән шоферлар гаебе белән механик характердагы бик күп юл-транспорт һәлакәтләре теркәлә икән. Мөслимдә светофорлар җиде урында куелды. Алар күзәтү камералары белән җиһазланган. Быел Мөслимдә тагын бер светофор кую планлаштырыла 
– Ел башыннан 11 райондашыбызга светофорның кызыл утына чыккан өчен административ беркетмә төзелде. Шоферлар, нигәдер, үзләрен генә каядыр ашыга дип уйлый. Алар фикеренчә, җәяүле көтеп тә тора ала, – ди районның ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов. 
Светофорның кызыл уты янганда чыгып киткән өчен штраф бар. Бу төр кагыйдәне беренче тапкыр бозган өчен 1 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Кабаттан эләксәң, машина йөртү таныклыгың белән саубуллашырга әзерлән. Мәгълүм әйтемдәгечә: биш минутка соңга калу – бөтен гомерең буена соңга калудан мең өлеш кыйммәт. 
Районда 13 апрельдән “Мобильник” профилактик декадасы кертелде. Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чараларын йөртүчеләр тарафыннан телефон куллану кагыйдәләрен бозуга аерым игътибар бирәчәкләр. Ел саен республика юлларында меңләгән кеше һәлак була һәм яралана. Аварияләрнең төп сәбәбе – элеккечә кеше факторы, шул исәптән руль артында кесә телефоны буенча сөйләшү. Әлеге төр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф 1500 сум тәшкил итә. “Мобильник” операциясе 23 апрельгә кадәр бара. Өч көн эчендә, руль артында телефоннан сөйләшеп барган өчен, 5 шоферга административ беркетмә төзелгән.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев