Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлчыларның эш күләме арта, сыйфат яхшыра

Җәмгыятьтә 30га якын кеше хезмәт куя. Сезон вакытында аларның саны тагын да артып китә. Кышкы чорда мостлылар район үзәгендәге юлларны кардан арындыруда актив эшлиләр.

Юлчылар өчен сезон тәмамланырга да күп калмый. Шуңа да көзге коры көннәрнең кадерен белеп, билгеләнгән объектларда эшне тизләтү өчен тырышалар.

“Мост” җәмгыяте юлчылар быелгы сезонны апрель аенда башлап җибәргән иде. Мөслим урамнарында чокыр-чакыр ремонты үткәргәннән соң, республика программасы нигезендә Шашин һәм Комсомол, Беренче Май урамнарында 18 мең квадрат метрга якын мәйданда юлга вак таш һәм ком катнашмасы җәйделәр. Киләсе елга анда асфальт өслек түшәләчәк.

– Ат спорты мәктәбе территориясендә күнегүләр үткәрү өчен юл салдык. 333 метр арага 20 см калынлыкта ком җәеп, файдалануга тапшырдык, – ди җәмгыять директоры урынбасары мастер Рөстәм Шәяхмәтов.

“Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыятенең кирпеч заводы карьерына илтүче өр-яңа юл күтәрткән мостлылар. 257 метр озынлыкта киңлеге җиде метр булган юл эшләгәннәр. “Экомилк” җәмгыятенә дә (коры сөт заводына) хәзер машиналар яңа юлдан йөри башлаячак. Җәмгыять эшчеләре заводның арткы өлешендә 157 метр арада киң генә юл полотнасы күтәргән. Шунда ук 70 машинага исәпләнгән парковка да ясаганнар.

Соңгы елларда мостлылар район үзәгендәге урамнарда һәм Ык буе ял зонасында тротуарлар салуга да тартыла. Быел да бу эштән читтә калмадылар – Кооператив урамында 1 километрга якын озынлыкта брусчатка җәйделәр. Бу көннәрдә Пушкин урамының Ык буе ягындагы өлешендә ихаталарга керү юлларына вак таш түшәп, асфальт җәяләр.

Мостлылар район үзәгеннән тыш, соңгы елларда халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына авыл урамнарын төзекләндерү буенча да күләмле эшләр башкаралар. Быел Михайловкада берничә урамга ком-гравий катнашмасы җәйделәр, авыл клубы каршындагы мәйданга асфальт салдылар. Шуганка, Олы Чакмак, Бәкәбез, Сөякәй, Әмәкәй, Сикия, Бүләк, Яңа Үрәзмәт авылы урамнарында да алар ярдәме белән юллар төзекләндерелде. Җәмгыять юлчылары бу көннәрдә Иске Карамалыга күчәчәк. Аннары Баек урамнарын ремонтлау планлаштырыла.

– Шөкер, эш күләме елдан-ел артып тора. Объектларда эшне сыйфатлы итеп, билгеләнгән срокта башкарып чыгу өчен матди-техник базабызның куате дә җитәрлек. Узган ел сәгатенә 25 тонна бетон эшләп чыгаручы завод сатып алган идек. Шунда ук брусчатка һәм бордюлар эшләп чыгаручы линия дә көйләп куйдык. Объектларда эшләгәндә үзебездә җитештерелгән әлеге материалларны файдаланабыз, теләгән кешеләргә сатып та бирәбез, – ди җәмгыять директоры Фиргать Галимов

Җәмгыять карамагында 3 автогрейдер, 2 экскаватор, 2 каток агрегаты, 1 бульдозер, 4 “КамАЗ” һәм бетон чыгаручы машина, төягеч исәпләнә. Объектларга юл эшләү техникасын трал ярдәмендә күчерәләр. Быел шактый гына вак механицазия җайланмалары да сатып алганнар.

Һәр участокта эшләрнең көйле баруында оешманың алдынгы эшчеләренең һәм белгечләренең тырышлыгы зур. Юл төзү өлкәсендә озак еллар эшләп, зур тәҗрибә туплаган, объектларда эшнең көйле баруын тәэмин итүче директор урынбасары Рөстәм Шәяхмәтов универсал булуы белән аерылып тора. Бульдозерчы-машинист Рамил Габдуллин, грейдерчы-машинист Рамис Хафизов, экскаваторчы Айрат Латыйпов, бетон заводы мастеры Рамил Харисов, техник-производство җитәкчесе Инсаф Мөхәммәтшин, мастер-прораб Солтан Вәлиев, шоферлар Радик Хаҗиев, Илнур Кашапов, Фирдәвес Рәхимуллин, Радик Мөҗиповны җитәкчелек мактап телгә ала.

Әлфинур Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев