Юлбарыс турында
Юлбарыслар – иң гаҗәеп ерткычларының берсе. Аларның ау осталыгы, хәрәкәтләренең нәфислеге, песинеке кебек гадәтләре һәм, әлбәттә, искиткеч матур йоны сокландыра.
Беренче юлбарыслар ике миллион ел элек барлыкка килгән. Юлбарысларның төп яшәү урыны – Азия регионы, анда шундый көчле ерткыч яшәү өчен бөтен шартлар да бар. Юлбарысның туган җирендә аны “джунгли патшасы” дип атыйлар һәм батырлык, көч символы дип саныйлар.
Хәзерге вакытта юлбарысларның алты төре бар: себер (икенче төрле аны Амур юлбарысы дип йөртәләр), бенгаль, индокытай, кытай, малайя, суматран.
Соңгы 80 елда юлбарысларның өч төре юкка чыккан.
Хәзерге вакытта юлбарысларның барлык төрләре Кызыл китапка кертелгән, ә аларга ау барлык илләрдә тыелган.
Иң зурлары – себер юлбарыслары. Аларның гәүдәсе озынлыгы – 3,5 метр, авырлыгы – 300 килограмм. Иң кечкенәләре – суматран юлбарыслары, аларның озынлыгы – 2 метрга кадәр, авырлыгы – 100-120 килограммга кадәр.
Юлбарыс су ярата, бик яхшы йөзә һәм бик теләп су коена. Шуңа күрә юлбарыстан суга кереп котылып була дигән сүз дөреслеккә туры килми.
Ана юлбарыслар елның берничә көнендә генә авырга кала алалар. Йөклелекләре өч ай дәвам итә. Кагыйдә буларак, ике-дүрт балалары туа.
Үзләренә яки нәселенә турыдан-туры янамаган очракта юлбарыслар кешеләргә һөҗүм итми. Әмма, аңа карамастан, аларның кеше ашау очраклары билгеле. Кеше канын бер тапкыр татып караса, ерткыч аны кабат теләячәк. Җанвар кешегә, кагыйдә буларак, төнлә һөҗүм итә.
Төрле төсле юлбарыслар була: ак, алтынсу, кара, кызгылт-сары, соры, хәтта зәңгәре дә булуы турында имеш-мимешләр бар.
Ерткычның тырнаклары – 8-10 см.
Юлбарыслар үзара бик охшаш булсалар да, йоннарындагы буйлары төрле. Табигатьтә бер үк төрле полосалары булган ике юлбарыс юк. Барлык юлбарысларның да йоннары гына түгел, тиреләре дә шундый ук полосалы.
Юлбарысларның тәпиләре бик мускуллы һәм көчле. Ерткычлар 6 метр озынлыкка һәм 5 метр биеклеккә сикерергә мөмкин.
Галимнәр тикшеренүләре буенча, юлбарысларның хәтере этләрнекенә караганда берничә йөз тапкырга яхшырак.
Юлбарыс ау вакытында җәлеп итү өчен башка хайваннар тавышын имитацияләргә сәләтле дигән факт та бар. Мәсәлән, аюны эләктерер өчен (әйе, аюлар да юлбарыс менюсына керә) юлбарыс аның кебек ырылдый.
Бер көндә юлбарыс уртача 7-9 кг, бер ел эчендә 2,5-3 тонна ит ашый, бу арыслан рационына караганда ике тапкыр күбрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев