Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл-транспорт һәлакәтендә Кыргызстан вице-премьерының гомере өзелгән

Иртәнге һәлакәттә аның ярдәмчесе һәм шоферы да үлгән, дип хәбәр итә Татар-информ. Бүген иртән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә Кыргызстан вице-премьеры Темир Джумакадыйров, аның ярдәмчесе һәм шоферының гомере өзелгән. Кыргызстан Эчке эшләр министрлыгы патруль милициясе идарәсе мәгълүматлары буенча, юл-транспорт фаҗигасе Бишкәк - Кара-Балта юлының 36 чакрымында булган, дип яза Российская газета"....

Иртәнге һәлакәттә аның ярдәмчесе һәм шоферы да үлгән, дип хәбәр итә Татар-информ.

Бүген иртән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә Кыргызстан вице-премьеры Темир Джумакадыйров, аның ярдәмчесе һәм шоферының гомере өзелгән. Кыргызстан Эчке эшләр министрлыгы патруль милициясе идарәсе мәгълүматлары буенча, юл-транспорт фаҗигасе Бишкәк - Кара-Балта юлының 36 чакрымында булган, дип яза Российская газета".

Беренчел мәгълүматларга караганда, алар утырган автомобиль каршы як полосага чыккан "КамАЗ" машинасына килеп бәрелгән. Зур йөк машинасы йөртүчесе хастаханәгә озатылган.

Хөкүмәттә вице-премьерның Талас шәһәренә сайлау участоклары әзерлеген тикшерергә барышы булуын җиткергәннәр.

Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаев, юл-транспорт һәлакәтен шәрехләп, Темир Джумакадыйровны илнең бер җитәкчесе итеп күргән булуын әйткән. "Ул минем яраткан шәкертләремнең берсе иде, аңа бары 38 яшь иде", - дип билгеләп үткән ил башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев