Юл-транспорт һәлакәте
Кичә кичке сәгатьләрдә Иске Карамалы белән Яңа Карамалы авыллары арасында юл-танспорт һәлакәте булды.
Хундай-Солярис машинасы юл тизлеген арттырып, юл читенә төшеп тәгәри. Нәтиҗәдә 1950 нче елгы ир-ат авария урынында вафат була. 1973 нче елгы машина йөртүче авыр тән җәрәһәтләре белән Яр Чаллы шәһәр хастаханәсенә озатылган.
Һәлакәткә юлыгучылар - Башкортстан республикасы кешеләре, әти белән кыз булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев