Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл корбаннар сорамасын

Акциянең төп максаты – юллардагы үлемнәр проблемасына игътибарны юнәлтү.

2005 елдан башлап Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль ассамблеясы тәкъдиме белән ноябрь аеның һәр 3нче якшәмбесендә юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне үткәрелә. Быел ул 18 ноябрьгә туры килде. Акциянең төп максаты – юллардагы үлемнәр проблемасына игътибарны юнәлтү. Мөслим районы территориясендә быел авария нәтиҗәсендә 1 кешенең гомере өзелде. Киң җәмәгатьчелекне бу проблемага җәлеп итәр өчен 15 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр районда комплекслы профилактик чаралар үткәрелде. “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчә җитәкчесе Алсу Ситдикова аграр колледжда һәм Мөслим лицеенда укучылар белән очрашулар үткәрде, юл иминлеге турында әңгәмә оештырылды. Балалар игътибарына “Без бүтән юк”, “Җәяүлеләр өчен юл йөрү кагыйдәләре”, “Өч бертуган апа” исемле фильмнар тәкъдим ителде. “Тетрәндергеч кино кадрлары беркемне дә битараф калдырмады. Чара ахырында балалар юл һәлакәтләре корбаннарын 1 минут тынлык белән басып искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев