Юл билгеләре куела
Мөслим-Иске Сәет, Тат.Бүләр-Үрәзмәт юлында өстәмә яктырткычлар куела һәм ясалма калкулыклар эшләнә.
Мөслим-Иске Сәет, Тат.Бүләр-Үрәзмәт юл чатында үлем очраклары белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре күп булу сәбәпле, район җитәкчелеге ДАИ хезмәте белән берлектә бу юлда өстәмә юл билгеләре куелырга тиеш дигән карарга килде.
“Төп юл” дигән юл билгесе үзгәртелә. Хәзер Мөслим-Яңа Сәет – Иске Сәет юлы төп юл булачак, ә Үрәзмәт-Тат.Бүләр юлы икенче дәрәҗәдәге юл булып исәпләнәчәк. Шоферлар бу юл чатында аеруча сак йөрсеннәр иде! – дип хәбәр итә ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.
Бу урында дүрт яклап та баганаларга өстәмә яктырткычлар куела һәм ясалма калкулыклар эшләнә. Шулай ук Тат.Бүләр-Үрәзмәт яклап [хәрәкәт тизлеген кисәтүче билгеләр дә урнаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев