Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл акчасын нигә түләмиләр?

“Кәкре каенга терәтү”нең яңа ысулы гамәлгә керде бит әле. Салым түләнмәгән дип, социаль яклау оешмасын­нан юл акчасын түләмәскә булганнар! Югыйсә, юл акчасының салымнарга бернинди бәйләнеше юк икәнлеген “югарыдагылар” бик яхшы белә.

Салым дигәннән, җирләрне бүлеп, ферма-техника паркла­рын талап, икешәр катлы ба­лалар бакчаларын пыран-за­ран китереп, барысын да сат­тылар. Уртак байлыкны “ат­кардылар”! Җирләрне пайлар­га бүлү турындагы карар 1996 елның маенда чыкты. Ә җирне 2005 елда бүлә башладылар бу­гай. Ул җирләр өчен бирелгән “яшел кәгазьне” күргәнем бул­мады, аларның номерларын, күрәсең, компьютерга кер­теп калдырганнардыр. Булма­ган җир өчен түләү кәгазьләре килә торды, мин алар өчен түли бардым. Бернинди икмәк тә, салам-печән дә алмадым! Акчаны да кемнәр “кесәсенә” салганымны белмим. “2018 ел өчен түләнмәгән” дип, ничәнче тапкыр инде рәсми хәбәр килә. Ни өчен аны үз вакытында җибәрмәгәннәр икән соң? Вакытында килгән булса, әллә кайчан түләгән бу­лыр идек ләбаса! Әллә юл ак­часын түләмәс өчен юри шу­лай җибәрәләр микән? Элек алдан рәсми кәгазь (извеще­ние) килә, түләгәч квитанция бирәләр иде. Хәзер бу система нигә эшләми? Гомүмән, җир мәсьәләсендә проблемалар күп!

Шулай да, юл акчасының салымнарга нинди катнашы бар? Мондый гамәл коррупция саналмыймы? Халыкның юл акчасын шундый “юл” белән үзләренә “үзләштермиләр” микән?!

Зариф Гарифуллин.

Тат.Шуран.

Зариф Гарифуллинның соравына ТР матди ярдәм күрсәтү бүлегенең 30нчы санлы филиалы җитәкчесе Нурсибә Мингалимова җавап бирә:

– РФ Конституциясенең 57 маддәсе нигезендә һәркем салымнар һәм җыемнарны түләргә бурычлы. 2020 ел ахы­рында ТР норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертел­де, алар нигезендә региональ дәүләт хезмәтләре (граждан­нарга социаль ярдәм чарала­рын да кертеп) салымнар бу­енча бурычы булмаган очрак­та гына күрсәтелә. Социаль түләүләрне гамәлгә ашыручы органнар бурычлар турындагы мәгълүматны салым органна­рыннан, конкрет суммаларны күрсәтмичә, электрон рәвештә ала. Хәтта иң минималь сум­ма да бурыч булып санала. Са­лым органнарыннан социаль түләүләр алучыларның бу­рычлары булуы турында бе­ренчел мәгълүмат алынган­нан соң, түләүләрне туктату турында хәбәр җибәрелә. Бу­рычларны түләгәч, социаль яклау бүлегенә янәдән гари­за бирергә кирәк. Уңай ка­рар кабул ителгән очракта юл акчасы гариза биргән ай­дан түләнә башлаячак. Бүген җирлегебездә 7380 кеше со­циаль түләүләр ала. Салым органнарына бурычлары булу сәбәпле, май аенда 242 кешенең түләүләре вакытлы­ча туктатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев