Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИдә ял режимын үтәүне руль артында йоклауның иң яхшы профилактикасы дип атадылар

Руль артында ял итү һәм хезмәт режимын үтәү автомобиль йөртүчеләр өчен бик кирәк. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.

“Транспорт чараларын йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәү мәсьәләсе бик мөһим, чөнки шул сәбәп аркасында юл-транспорт һәлакәтләре була. Ә йөк автомобильләре һәм автобуслар белән идарә итү вакыты тугыз сәгатьтән артмаска тиеш", — дип әйтте Дамир Бикмөхәммәтов.

КДМУның неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире профессор Эдуард Якупов арыганлык симптомнары барлыкка килгәндә, машина йөртүче өчен иң яхшы карар итеп 15 минут булса да йоклап алу, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев