Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИнең Мөслим районы бүлеге хәбәр итә

Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелде. 2017 нче елның 20 октябреннән башлап, шоферлар ДАИ хезмәткәрләрен аларның рөхсәтеннән башка фотога яисә видеога төшерә алмаячак. Мондый хокук бозу өчен Административ хокук бозулар турындагы кодексның 19.3 маддәсе нигезендә штраф яисә кулга алу каралган. Тагын бер яңалык - хәзер ДАИ хезмәткәрләре машиналарны теләсә кайсы...

Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелде. 2017 нче елның 20 октябреннән башлап, шоферлар ДАИ хезмәткәрләрен аларның рөхсәтеннән башка фотога яисә видеога төшерә алмаячак. Мондый хокук бозу өчен Административ хокук бозулар турындагы кодексның 19.3 маддәсе нигезендә штраф яисә кулга алу каралган.

Тагын бер яңалык - хәзер ДАИ хезмәткәрләре машиналарны теләсә кайсы урында туктатып тикшерә алачак. "Исерек шоферларга да закон катылана. Җәза күпме генә кырыс булмасын, авызына хәмер капкан килеш руль артына утыручылар кимеми. Узган атнада шундый биш шофер тоткарланды. Шуның берсе машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп, кабаттан руль артына утырган", - дип хәбәр итә районның ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев