Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИда юллардагы хәвеф-хәтәрләр турында сөйләделәр

Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Көз - автомобильчеләр өчен катлаулы вакыт. Яңгырлар һәм беренче бозлавыклар, начар күз күреме - барысы да юл куркынычсызлыгы мәсьәләсен кискен куя. Дәүләт автоинспекциясенең рәсми статистикасы күрсәткәнчә, көз айларында җәяүлеләр белән бәйле юл һәлакәтләре арта. Бу хакта "Российская газета" яза.

Һава торышы шартларының кинәт үзгәрүе аеруча зур куркыныч тудыра. Бу очракта, иң беренче чиратта, тизлек режимын көйләргә кирәк, моның өчен, бөкеләрне исәпкә алып, алданрак юлга кузгалу мөһим. Шулай ук тәрәзә һәм көзгеләрнең чисталыгын сакларга кирәк, чөнки урамда пычрак күбрәк булган саен, ул машинада да арта, шул сәбәпле вакытында юлдагы кешене күрми калу ихтималы зур.

Җәяүлеләр еш кына үзләре дә юл-транспорт һәлакәтендә гаепле була. Моны истә тотып, 2015 елның 1 июлендә 4.1 пунктына төзәтмәләр кертелде. Төзәтмә нигезендә тәүлекнең караңгы вактында юл буйлап хәрәкәт итүчеләрнең киемнәрендә ут чагылдыргыч билгеләр булырга тиеш. Хокук бозучыларга 500 сум күләмендә штраф каралган.

Яңартылган кагыйдә торак пункттан читтә хәрәкәт итүчеләргә кагыла, калган очракларда ул киңәш рәвешендә генә тәкъдим ителә.

Россия Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның тәртибе гомуми иминлек булдыруда ярдәм итсен өчен үзлексез эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев