Югары Табында зират коймасын тоттылар
Югары Табын авылы зираты койма белән әйләндереп алынды. 300 м озынлыктагы койма авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасына тотылды. Бу изге эш Югары Табын авылы имам-хатыйбы Хафиз хәзрәт Вәлиев һәм авыл халкы тырышлыгы белән башкарылды. Түбән Табын авылында үзара салым акчасына "Фонтан" чишмәсен төзекләндерү бара. Ә Тамьян авылында Бөек Ватан...
Югары Табын авылы зираты койма белән әйләндереп алынды. 300 м озынлыктагы койма авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасына тотылды. Бу изге эш Югары Табын авылы имам-хатыйбы Хафиз хәзрәт Вәлиев һәм авыл халкы тырышлыгы белән башкарылды. Түбән Табын авылында үзара салым акчасына "Фонтан" чишмәсен төзекләндерү бара. Ә Тамьян авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм яу кырыннан кайтып вафат булучылар истәлегенә обелиск төзелә башлады. Бу эш авыл халкы инициативасы белән халыктан җыелган финанс средстволарына башкарыла. Обелискны Өлкәннәр көнендә ачу планлаштырыла, дип хәбәр итәләр Түбән Табын авыл җирлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев