Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары әзерлек режимы бетерелми

Республика Президенты район башлыклары алдына чикләүләр режимын йомшарту шартларында халыкның иминлеген тәэмин итү бурычын куйды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыклары белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Бүгенге көндә Татарстан предприятиеләренең 90% тан артыгы теге яки бу дәрәҗәдә эшли инде. Алар тарафыннан санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кешеләр иминлеген дөрес оештырганда эшне яңадан башлап җибәрергә мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов  режимны саклауның мөһимлеген аерым билгеләп үтте.

"Күп кеше җыелган урыннарда: кибетләр, җәмәгать транспорты-битлек һәм перчаткалар киеп йөрү мәҗбүри.Үзеңне генә түгел, тирә-юньдәге кешеләрне дә сакларга кирәк," - диде Президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев