Югары Табын мәктәбе укучылары ветераннарны өйләренә барып котлады
Сугыш бер кешенең өен дә читләп үтмәгән. Югары Табын авылында яшәүче тыл ветераны Нәдилә апа Фәттахова янына кунакка 7 нче сыйныф укучылары педагог-оештыручы Әлфия Нуруллина һәм тәрбия завучы Миләүшә Әмирова җитәкчелегендә бардылар.
Укучылар Нәдилә апага концерт номерлары күрсәттеләр. Нәдилә апа укучыларга бик зур рәхмәтләр әйтеп озатып калды.
Гомумән, Бөек Җиңү көне уңаеннан җирлектә митинг оештырылды, дип хәбәр итәләр авыл җирлегеннән. Бәйрәм көнендә авылда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр концерт программасы карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев