Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Югалтмыйк телебезне!

Татар телем, ана телем – кадерле телем син минем! Авызымны тутырып, матур итеп, рәхәтләнеп сөйләшә ала торган, бик тә газиз Ана телем син минем! Тик нигәдер соңгы вакытларда сиңа гел бәйләнеп торалар, сине гел санга сукмыйлар әле! Кайберләре сине Монголиягә кудырырга хыяллана, ә икенчеләре бетерергә, бет урынына сытарга тели. Әле бит кайчан гына авыз тутырып рәхәтләнеп, курыкмый-оялмый, чын саф татарча итеп сөйләшә, укый ала башлаган идек. Балаларыбыз, оныкларыбыз да, татарча сөйләшеп, җырлап, безне сөендерә башлаган иде. 

Мәктәпне тәмамлагач, 1978-79 елларда Казанда укыдым. Ул вакытларны исемә төшерсәм, исемакылым китә. Авылдан килгәннәр Казан урамында тырыша-тырмаша русча пупалый, сиңа татарча җавап бирми иде. 
Ә татарча сөйләшүчедән мыскыллы көләләр иде, имеш, “деревенская татарочка”. Группада дүртебез – авыл кызлары, ә калганнар шәһәр “блатной”- лары иде. Шәһәрнекеләр, татарча белсәләр дә, авыз ачып ник татарча бер сүз әйтсеннәр? Чи татар, мишәр, керәшен балалары югыйсә. Түбән Камадан Галина исемле керәшен кызы белән икәү генә калганда юри татарча сүз башладым. Рәхәтләнеп татарча аралаштык без моның белән. 
– Нигә башкалар алдында безнең белән татарча сөйләшмисең? – дим. 
– Син нәрсә, алар бит миннән көләчәкләр! – ди Галина. 
Соңгы елларда Казанга баргач, сөенеп кайта идем. Бөтенесе (рус булмаганы) рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Куркуга калдым, ә хәзер нәрсә булачак?! Мин укыган дәвердәге кебек тагын русча гына сөйләшүләр башланачак микәнни инде? 
Нигә соң без, татарлар, – шулай йомшак, каршы сүз әйтә алмый торган халык? Мәктәпләрдә атнасына 3-4 дәрес укытыла торган татар теленә нигә кагылалар, нигә балаларыбызны газиз ана телебездән биздерергә, аерырга телиләр? Без кемгә комачаулыйбыз, нигә татарларга кагылалар, кимсетәләр? 
Кайсы гына илгә барсаң да, мөселман, татар кешесен зур хөрмәт белән каршы алалар, бер алдыңа, бер артыңа төшеп, сине хөрмәтлиләр. 
Кайсы милләт кешесен татарны яраткан кебек яраталар, я, әйтегез?! 
Халкым минем! Югалтмыйк, күз карасыдай саклыйк, яклыйк без туган 
Ана телебезне – Тукайлар, Җәлилләр, Туфаннар, Зөлфәтләр телен! 
Фирая ИСЛАМОВА. 
Азнакай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев