Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юбиляр янында

Михайловка авылында гомер итүче Роза Гайсина 95 яшьлек юбилеен билгеләде. 

Роза апа 1926 елда Тойгелде авылында дөньяга килә. Сугыш афәте аны ундүрт яшендә ятим калдыра. Яшәү дәрте, үҗәтлеге белән кызчык алга таба атлый, кечкенәдән эшли, үз тырышлыгы белән Минзәлә совхоз-техникумына укырга керә. Укуын тәмамлагач, Ютазы районында хезмәт куя, шунда кияүгә чыга. 
Гомер юлы а
ларның гаиләсен Тойгелде авылына алып кайта. Роза апа озак еллар Михайловка совхозында хисапчы булып эшли. Тормыш иптәше белән ике кыз һәм ике ул үстерәләр. Балаларның барысы  югары белемле. Роза апаның алты оныгы һәм ун оныкчыгы бар.
Барысына шөкер кылып яшәүче, бишвакыт намазын калдырмаучы 95 яшьлек әбекәйнең һаман да кәҗә асравына, кош-корт тотуына сокланмый мөмкин түгел. 
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин, Роза апаны матур бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен, хезмәте өчен рәхмәтен җиткерде һәм Россия Президентының котлау адресын, күчтәнәч пакеты тапшырды. 
Бу көнне Роза апаны котларга район ветераннар советы рәисе Илгиз Низа­мов, Михайловка авыл җирлеге башлыгы Роберт Исламов та килде. Алар шулай ук юбилярга җылы теләкләрен, ихлас котлауларын җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев