Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әйтер сүзем бар. Закон бар да соң...

Безнең Симәк авылында бүгенге көндә бер кибет тә юк. Югыйсә, ике катлы таш бина буш тора – 10 кибет ачарлык! Беренче каттагы рәшәткәле тәрәзәле, тимер ишекле ике бүлмәгә ремонт та кирәк түгел.

Закон бар да сон...

Безнең Симәк авылында бүгенге көндә бер кибет тә юк. Югыйсә, ике катлы таш бина буш тора – 10 кибет ачарлык! Беренче каттагы рәшәткәле тәрәзәле, тимер ишекле ике бүлмәгә ремонт та кирәк түгел. Тик кызыксынучы, эшләүче юк. Автолавка атнага ике тапкыр килә, “Газель”ләр дә йөреп тора. Аракы сату мәсьәләсе исә хәл ителгән, аны эзләп ерак барасы түгел. Өеннән аракы сатучы да үзен эшмәкәр дип саный микән?! Саныйдыр. Ихтыяҗ бар, товар сатыла, табыш керә. Аракы дип нәрсә сатадыр – техника юа торган спиртмы, этилмы, косметикада кулланыла торганынмы – сатучыга барыбер. Товарын үзе кулланмый, су кушып болгаткач, аракы кебегрәк буладыр инде. Бавырны бетерәме, ашказанын тишәме – аракы сатучыны анысы кызыксындырмый. 
Аракы (гомумән, спиртлы эчемлекләр) ил буенча көндезге сәгать 10.00нан соң гына сатылырга тиеш. Иртән эчәргә яратучы ир-атлар айнык килеш эшкә китә, дигән сүз. Төн уртасында да аракы сатылырга тиеш түгел. Тик авылда аракы сатучы тәүлегенә егерме дүрт сәгать эшли. Ишеген кайчан шакысалар да, эш урынында ул. Ничек иренми диген! Инде пенсия яшендәге хатынга төнге йокысының тыныч булуы мөһим түгел микән?! Төн уртасындамы, таң алдыннанмы, клиентын югалтудан куркып, яланаяк, ялан- өс ишеккә йөгерә. Балалары, итәк тулы оныклары булган кеше башкаларның балалары турында да уйларга тиеш тә бит, юк шул, уйламыйдыр. Балалар өлешен алудан, хатыннар каргышыннан, әниләрнең рәнҗешеннән дә курыкмыйлар. Акчасынмы, итенме (балалары авызыннан өзеп), өйдәге җиһазнымы – барысын да ала һәм агу салынган шешәсен, аракы сөременнән баш мие “шулпаланган”, сәламәтлегенә күптән кул селтәгән ир-атка биреп, ишеген бикләп, тыныч күңел белән уч төбендәге пычрак акчасына сөенеп кереп китә. Шешәне бушатканнан соң, “йорт хуҗасы” дип аталучы исерек ир өендә нинди мәхшәр ясый – хатынын кыйныймы, балаларын өйдән куып чыгарамы – аның өчен барыбер. Полиция кая карый, дисезме? Ул үз эшен эшли, штраф та сала. Штрафны сәүдәгәр бер төндә кайтара ала. 
“Акчага бар нәрсәне дә сатып алып була”, диләр. Ялгышасыз. Намусны сатып алып булмый. Ул я бар, я юк. Кылган бер гамәлебез дә эзсез югалмый. Рәнҗешләр, каргышларны ачыктан-ачык җыймасаң да, белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбыз җитәрлек. Иңнәребездәге ике фәрештә барысын да язып бара. Берәү дә мәңге яшәми, җавап бирәселәр алда. 
Лениза Вәлиева. 
Симәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев