Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ышаныргамы? Юк, башта тикшер!

Мошенниклар урлашуның яңа ысулларын тапкан.

Җирлегебездә караклык очраклары арта бара. Хәзер угрылар кәсеп итүнең яңа төрен уйлап тапкан. Урамда яныгызга киләләр дә, шалтыратырга дип, телефон сорыйлар. Син күз ачып йомганчы, алдарлар машинага утырып та китә. 
– Ел башыннан 14 кешенең телефонын урладылар. Шуның җидесендә – кешеләрнең ярдәмчеллегеннән файдаланып. “Телефоным сүнде”, “тиз арада шалтыратырга кирәк, телефонда акча юк” дип, караклар үзләренә кулай корбан эзли. Корбаннар, гадәттә, өлкән яшьтәге апаабыйлар яисә мәктәп укучылары булып чыга. Алты очракта бер үк кешенең гаепле булуы ачыкланды. Ул – 1995 елгы Мөслим егете. Бүгенге көндә ул кылган гамәле өчен Менделеевск шәһәре төрмәсендә җәза үтә. Телефоннар хәзер бик кыйммәт. Аларны кулдан булса да сатып алучылары да табыла. Шулай булгач, бу төр кәсепкә кереп киткәннәр җиңел акча белән көн күрә, – ди район эчке эшләр бүлегенең криминаль бүлек җитәкчесе Булат Җамалиев. Телефон карагы ике очракта кәрәзле аралашу чараларын кунакка барган җиреннән “шудырып” кайткан. Ике очракта кешеләрнең машиналарыннан урлаган. 
– Башка сыймаслык хәл: кунакка бар, аша-эч, ял ит һәм хуҗаның телефонын урла! Ышанып йөргән д усларыңнан шундый этлек көтәргә дә була, димәк. Уяулыкны югалтмаска кирәк! – ди полиция хезмәткәрләре. 
Мөслимнән ике райондашыбызның телефон урлаган өчен ирекләреннән мәхрүм ителүләре мәгълүм. Телефон караклары белән бергә мошенниклар да үз кәсепләре белән көн күрә. Ел башыннан алты райондашыбыз үз теләкләре белән чит кешеләр картасына акча күчергән. Алданганнар арасында зур җитәкчеләр дә, укытучылар да, гади кешеләр дә бар. Мошенникларның кармагына өлкән буын еш “каба”. Июль аенда бер авыл агасын да шулай алдаганнар. 
– Мошенниклар сезнең исемгә кредит алмакчы булган. Хәзер ул кредит сезнең өстә “асылынып” тора, шуңа кредитны рәсмиләштереп бетерергә кирәк дип, теге ир-атка 100 мең сум күләмендә кредит алдыралар. Аннан шул акчаны кире банкка тапшырабыз дип, үзләренең исәпхисап счетларына күчерәләр. Үзенең алданганын бик соңлап аңлый агай, – ди Булат Җамалиев. 
Алдагы очракта алдарлар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныта. Бу юлы “Карталарыгыздагы акчагызны угрылар үзләштерергә тели” дип, хатын-кызны алдыйлар. Үзендә башка банк карталары да булуын әйтә әлеге ханым. Нәтиҗәдә ул 100 мең сумнан артык акчасыннан колак кага. Халык шулкадәр беркатлы ки, кайвакыт алар колаклары нәрсә ишетергә тели, шуңа ышаналар. Банк хезмәткәрләре беркайчан да “картагыз блокланган” яки “акчагызны бер картадан икенчесенә күчерергә кирәк” дип шалтыратмый. Әлеге операцияләрне клиент үзе банкка барып кына башкара ала. Телефон аша бернәрсә дә хәл ителми! 
Ел башыннан теркәлгән мондый төр караклык очрагының икесендә яшүсмерләр тәбедәге бушлай сырга алданган булып чыкты. Берсе “Авито” сайтыннан айфон алу өчен 7 мең сум акчасын күчереп алданган булса, икенчесе “Юла” сайтыннан кроссовкалар алам дип, каракларга акча күчергән. Дөньясы шундый. Өстенлекне интернеткибетләргә бирәбез. Ләкин кием, башка көнкүреш әйберләрен интернет аша кайтартырга уйласагыз, өстенлекне ышанычлы һәм танылган кибетләргә, билгеле брендларга гына бирегез. Кибет турында язылган “отзывлар” да күпне сөйли. 
 Ике райондашыбыз, банктан кредит алам дип, алдарлар кулына эләккән. Берсе – 60 мең сум, икенчесе 30 мең сум акчасы белән хушлашкан. Начар кредит тарихы булганнар, шулай итеп, банктан акча да ала алмаган, булган шәхси акчаларыннан да колак каккан. “Җиде кат үлчә, бер кат кис!” – дип юкка әйтмәгәннәр. Ярдәм сорап, дусларыгыздан язылган смс-хатлар килсә, картага акча күчергәнче башта дустың белән элемтәгә кер. Социаль челтәрләр аша килгән “авариягә эләктек, операциягә акча кирәк” яисә “туганым үлде, ярдәм итегез!” кебек смс-хәбәрләргә күпләр чын-чынлап ышана башлады. Уяулыкны югалтмагыз!

Лилия Шәймиева.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев