Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөрәк җылысын кушып

Игелекле гамәлләрнең артында һәрвакыт миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатлары тора.

Изгелек җирдә ятмас, диләр. Киң күңелле, олы йөрәкле райондашларыбыз белән чиксез горурланабыз. Алар үрнәгендә башкаларның да күңеле игелеккә тартыла икән, димәк, саваплы гамәлләр дәвамлы булган дигән сүз. 
Мөслимдә гомер итүче Илгиз Исламов озак еллар дәвамында иганәчелек белән шөгыльләнә. “Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” акциясе булсынмы, хәйрия марафонымы, башкасымы – ул беренчеләрдән булып ярдәм кулын суза. Пандемия чорында да авыруларны куркыныч чир белән ялгызларын калдырмады: район үзәк хастаханәсенә биш миллион сумга якын иганәчелек ярдәме күрсәтеп, авыруларга җитәрлек күләмдә кислород җиһазлары алды.
“Яхшылык кыл да суга ат, балык белер, балык белмәсә, халык белер” дигән борынгылар. Илгиз Исламов та эшләгән гамәлләре белән мактанып йөрүне бер дә яратмый. Ләкин халык бу изге эшләрнең артында миһербанлы кеше торуы турында хәбәрдар булсын иде. 
Катлаулы заманда яшибез. Вәзгыять үзгәреп кенә тора. Бик күп өлкәннәр авыру йоктырудан куркып, өйдә генә торырга мәҗбүр. Якын-тирә кибетләргә дә барырга шикләнә кайбер абый-апалар. Менә шушындый изоляция вакытында ялгыз һәм ярдәмчесез калган өлкәннәрне кайгыртып, Илгиз Зәкиҗан улы 200дән артык азык-төлек пакеты тутырып, аларны өлкәннәргә өләшә башлады.
– Бик сөендем, хәтта елап ук җибәрдем. Үз игелеге меңе белән үзенә кайтсын балакайның! – редакциягә өлкән яшьтәге бер ападан шундый хәбәр килеп иреште.
Аз керемле, ялгыз яшәүче, сәламәтлекләре чикле өлкәннәрне барлап, күчтәнәч тулы пакетлар өләшеп яшәүче райондашыбыз белән горурланып яшибез. Илгиз Исламовның игелекле гамәлләре башка эшмәкәрләргә дә үрнәк булсын иде. Бу үрнәккә барыбыз да кушылыйк, мохтаҗларга, өлкәннәргә йөрәк җылыбызны кызганмыйк! 
Олы йөрәкле хәйрияче башлап җибәргән “Йөрәк җылысын кушып” игелек акциясенә сезне дә кушылырга чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев