Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җыр-биюле тамаша узды

Чарада Тататарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе, Мөслим районының почетлы гражданины Рушат Җәүдәт улы Солтанов катнашты.

Билгеле булганча, 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге датага быел аеруча зур игътибар бирелде. Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары да Халыкара туган тел көненә ныклап әзерләнде. 25 февраль көнне сәнгать мәктәбенең актлар залында әлеге бәйрәм җыр-биюле тамаша форматында узды. 
Чарада Тататарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе, Мөслим районының почетлы гражданины Рушат Җәүдәт улы Солтанов катнашты. Сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова кунагыбызны капиталь ремонт кичергән бина белән таныштырды, бүлекләр эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат җиткерде. Рушат Җәүдәтович булган үзгәрешләр өчен ихлас сөенүен әйтте. Бәйрәменебезне тамаша кылырга җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә килгән иде. Алар тамашада чыгыш ясарга әзерләнгән укучыларыбыздан интервью алды, балаларның чыгышларын хозурланып тыңлады.
Кыскасы, бәйрәм зур күтәренкелек белән узды. Тынлы һәм халык уен кораллары бүлекләре укучылары катнашында оешкан фольклор ансамбль, фортепиано бүлеге укучысы Әмин Гәрәев белән балалайкачылар ансамбле, “Мөслим нуры”, “Шатлык” вокаль ансамбльләре чыгышлары – һәркайсы зур алкошларга күмелде. Кунак буларак чакырылган Мөслим лицее укучыларының чыгыш да бәйрәмебезнең үзгә бер бизәге булды. Чара җыр сәнгате бүлеге укучысы Нияз Мирзаянов һәм мәктәп хоры башкаруында “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Әлеге чара үсеп килүче буында туган телгә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү, сәнгать сөюче укучыларыбызның иҗатын пропагандалау юнәлешендә тагын бер зур адым булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев