Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йосыповларның җәннәт бакчасы

Мөслимдә гомер итүче Фирая һәм Моряк Йосыповларның матурлыгы һәм гадәти булмавы белән данлы бакчаларын күрү бәхете безгә дә елмайды.

Фирая һәм Моряк Йосыповларның йорты тирәсендә бер генә буш урын да юк: берсеннән-берсе матур, ят үсемлекләрдән, табигый сыннардан ясалган композицияләр кабатланмас дизайн тудыра. “Табигатькә чыккач, кызыклы агач ботаклары, матур ташлар җыябыз, фантазияне эшкә җиккәч, шундый матурлык барлыкка килә”, – диләр гаилә әгъзалары. Үзләре ясаган чишмә челтерәве колакларны иркәли. Күл аркылы салынган күперчектән чыгып, сиртмәле коедан чиста су авыз итәсең. Йосыповларның гаилә реликвияләре тупланган гаилә музее да бар. Барысы да агачтан эшләнгән. Истәлекләрен барлап, күз карасыдай саклап яшәүче гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Бакча түрендәге төрледән-төрле агач-куакларның ботакларын кисеп, кәүсәләрен формалаштыруга да зур әһәмият бирә Йосыповлар.
– Республикабызда үскән агач-куакларны утыртып бакча кордык. Аннан чит җирләрдән ятларын да алып кайтып утырта башладык. Йортыбыздан да биек булып үскән туя – яшьлегебез истәлеге, – дип, хатирәләрен яңартты гаилә башлыгы. 
Яшь барган саен, сәламәтлеккә файдасын татыр өчен, дару үсемлекләрен үрчетүгә өстенлек бирә башлыйлар. “Дару үзлекләренә ия агач-куакларны, үләннәрнең 100дән артык төрен үстерәбез”, – ди Моряк абый. Кара бузина, лимонник, барбарис, жимолость, камырлык һәм башка куакларның файдалы үзлекләре күп. 
– Гадәти яшелчә культураларын да агротехнология ысулларын файдаланып үстерәбез. Озак еллар буена җыелып бакча киңәшләре тупланган гаилә дәфтәрен кулланабыз, – ди Фирая апа.
“Бакчаны карау җиңел булмаса да, җимешләрен, матурлыгын күрү күңелләргә рәхәтлек өсти”, – диләр Йосыповлар.
Бакчада ылыслы агачлар күп: чыршы, туя, пихта хуш ис тарата. 
– Ылыслы агачларны күбрәк утыртырга киңәш итәр идем. Алар тын юлларын дәвалыйлар, сулыш алуны җиңеләйтәләр, – дип аңлата бакча хуҗасы. 
Тәмләткечләргә һәм дару үләннәренә аерым урын каралган. Бакча түрендә чәчәк аланы бар. Анда табигый болын шартларында үсүче аллы-гөлле кыр чәчкәләре үсә. 
Кышкы көннәрдә тәрәзә төбендә үскән гөлләр йорт янәшәсендәге террасага күчерелгән, шау чәчәктә утыручы бегонияләр, бальзаминнар: “Тукта, безне күр! Без нинди матур!” – дип эндәшә төсле. 
Әлбәттә, бу матурлык – еллар буена буыннан-буынга күчкән хезмәт сөючәнлек, тырышлык нәтиҗәсе, гаиләнең уртак хезмәт җимеше. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев