Йосылу
Йосылу кеше үтенечен кире кага алмады, ризалашты. Сөйләгәннәре буенча Йосылуның эчкерсез, балаларча самими, ярдәмчел, кешеләр турында гел матур фикерле икәнен аңладым: иң кадерле, газиз кешесен кайнар мәхәббәт белән «әнкәем!» дип кенә исенә төшерә; тормышында очраган танышлары турында гел сагынып «И әйбәт тә иде!» дип искә ала.
Дәвамы.
Йосылу вәгъдә иткәнчә, мине марича «пупаларга» өйрәткәли башлады.
– Йосылу, мый тыйым йоратем! Тый мыйым йоратет? – дим. Ул кычкырып көлә дә:
– Йоратем! – ди.
– Марича бер җыр өйрәт әле дигән идем, бик таныш көйне җырлап җибәрде:
Пеледалтеш олма пуден груша,
Тутыра шалныш пеш умбак.
Вуд воктеке легылден Катюша,
Пеш тура да кукшо сер умбак.
Груша белән Катюша шунда ук аңлашылды инде!
– Карале, мин белми идем әле, сезнең мари шагыйре язган икән бит бу җырны! – дип рәхәтләнеп көлдем. Йосылу да миңа кушылып көлде. Сүзләрен язып бирде дә, икәүләп «Катюша»ны мари телендә башкардык: үзебез җырлыйбыз, үзебез көләбез! Йосылу бик матур җырлый икән, тавышы көчле.
– Минем әнкәем матур җырлый иде, җырларга ярата иде. Элекке җырларны да моңлы итеп җырлый, радиога кушылып яңа җырларны да өйрәнә иде.
Бер көнне яңа журналлар карарга дип санаторий китапханәсенә кердек. Культмассовик дигән кешеләре безгә:
– Ял итүчеләр белән кичә үткәрергә җыенабыз, катнашмыйсызмы? – дип мөрәҗәгать итте.
– Мин катнашмыйм, менә бүлмәдәшем бик оста җырлый, аны чакырыгыз! – дидем.
– Юк, юк, катнашмыйм! Ничек оялмыйча сәхнәгә чыгыйм! Адәм көлкесенә калырга!
– Анда барысы да синең ише кешеләр инде, артистлар түгел! Катнаш, матур җырлыйсың бит!
– Яшь чагында катнаша торганыем инде... Күптән җырлаганым юк... Массовик, аның җырлаганын белгәч, ычкындырырга теләмәде, чат ябышты.
Йосылу кеше үтенечен кире кага алмады, ризалашты. Сөйләгәннәре буенча Йосылуның эчкерсез, балаларча самими, ярдәмчел, кешеләр турында гел матур фикерле икәнен аңладым: иң кадерле, газиз кешесен кайнар мәхәббәт белән «әнкәем!» дип кенә исенә төшерә; тормышында очраган танышлары турында гел сагынып «И әйбәт тә иде!» дип искә ала. Үзен укыткан укытучыларны да, эшкә өйрәткән пешекче хатынны да, ветфельдшер Фәрит абыйсын да, өй салышкан игелекле Бәхтегәрәй абыйсын да, Мусабай үги әтисен дә, кайнанасы Аксылуны да, башка бик күпләрне тирән хөрмәт белән искә ала.
Киң күңелле, эшчән, әдәпле, йомшак холыклы кызның үзен дә кешеләр яратканнар. Бу очрашу миңа да язмышның бер бүләге булды - гади, саф күңелле кешеләр белән аралашырга яратам, алар белән дөнья ямьле.
Концерт көнне без икәүләп дулкынландык… Сәхнәгә нәрсә кию, ничек бизәнү турында планлаштырдык.
– Зәңгәр чәчәкләр төшкән җәйге күлмәгеңне ки, ул сиңа бик килешә. Иренеңә бераз иннек сөртерсең, – дидем.
– Минем гомердә дә бизәнгәнем юк.
– Сәхнәгә азрак бизәнми чыкмыйлар инде.
Менә аның номерын игълан иттеләр. Йосылу сәхнә уртасына чыгып басты. Бер дә дулкынланганы сизелми. Кулын күкрәк астына куйды да, музыкага кушылып җыр башлады...
Хәтердә ул тыныч айлы кичләр,
Хәтердә бормалы су юлы.
Онтылмый беренче саф мәхәббәт,
Онтылмый Агыйдел сылуы.
Юлларда киртәләр очратсагыз,
Күңлегез булса да яралы,
Сез искә алыгыз яшьли сөйгән
Беренче яраткан ярларны.
И рәхәтләнеп тыңла-дым инде Йосылуны! Бу минем яраткан җырым: сүзләре дә, мелодиясе дә күңелнең бар почмакларына үтеп керә, моңландыра, сагындыра, бер кешене дә битараф калдырмый...
Тамашачылар озак итеп кул чаптылар, тагын җырлавын сорадылар, тик Йосылу яңадан чыкмады.
Концерттан соң без бик озак санаторий аллеялары буйлап йөрдек.
– Менә, катнашмыйм дип кәҗәләгән идең, ничек уңышлы булды чыгышың! Ник тагын берәр җыр җырламадың?
– Без бит баянист белән башка көйне әзерләмәдек, репетициясез ничек җырлыйсың!
– Бер дә каушамадың!
– Кая ул каушамаган! Тез буыннарым калтырады!
– Гел дә сизелмәде. Беренче мәхәббәт турында җырладың, үзеңнең беренче мәхәббәтең исеңә төштеме?
– И-и, әллә булган ул беренче мәхәббәт, әллә юк! Кияүгә барганчы мине бер кемнең дә үпкәне дә булмады! Син әйтмешли, балалыктан чыкмаган килеш иргә бардым.
– Барыбер читтән генә булса да яратышып йөргәнсездер әле, ошаган кеше була инде ул!
– Булды булуын, тик ул бик тиз өзелде. Монда да кешечә түгел... Без сигездә укыганда классташым Җантимер минем сумкамны күтәреп йөри башлады, башка авылга йөреп укыйбыз дигәнием бит. Бу миңа прәннекләр дә алып килгәли, Клара белән безне сыйлаштыра. Сөйкемле генә малай иде. Бер көнне Җантимер мине вечердан өйгә кадәр озатып куйды. Ишек алдына да керде. Моны әнкәем күреп калган.
– Нишләп йөри ул малай монда? – ди.
– Вечердан озатып куйды.
– Йөрмәсен! Сиңа аның белән йөрергә ярамый!
– Нигә ярамый?
– Ярамый дигәч, ярамый! – Әнкәйнең нәрсәдер яшергәнен тоеп, әйттерергә булдым.
– Әйт, нигә ярамый!
Мескен әнкәем миңа тутырып карады, йөзе кызылланып китте...
– Сез аның белән туган тиешле... Әтиегез бер...
Башыма китереп суктылар мени... Моңа кадәр әти турында нишләптер сорамаганмын, мин шундый бала идем инде, әнкәйне жәлләдем микән... Бу ачыштан соң Җантимердән бигрәк әти булган кеше турында уйладым. Ул сугыштан яраланып кайткан булган, сыңар аяклы – аксак иде. Колхозда завхоз булып эшләде. Өйләре безгә каршы гына. Дүрт балалары бар, алар белән бергә уйный идек. Әнкәй серне ачканнан соң гына үткәннәр исемә төшә башлады: бер тапкыр кызлары Роза апага ияреп кергән идем, әниләре Зина апа мине әллә ниләр әйтеп куып чыгарды. Менә ни өчен булган икән!
– Син әллә ниләр уйлама, кызым, мин аларның семьясын бозмадым, югыйсә Асылгәрәй өйләнәм дигәние. Хатынын аермакчы булып, – диде әнкәй.
– Җантимер килә дә килә бит. «Нигә минем арттан йөрисең?» дим.
– Нигә, ярамый мени? – ди.
– Ярамый!
– Нигә ярамый?
– Чөнки без бер әти балалары! – дидем.
Җантимернең йөзе агарып китте. Миңа карап катып калды. Күзләрендә курку, аптырау...
– Мин белмәдем бит, – диде дә, башын иеп чыгып ките.
Әти белән авылда очрашмыйча гына торылмады, ләкин беркайчан да сүз кушып, кызым дигән чагы булмады... Күңелем белән бик нык теләсәм дә...
Йосылу тынып калды, йөзендә үткәндәге кыерсытылуларның, үкенечләрнең күләгәсе чагылды... Ләкин хөр күңелле дустым моңсу уйларга озак чумып утырмады:
– Әй, аңың урынына абыйлы булдым! Җантимер миннән бер яшькә зур иде. Әтием булмаса да, үземне ятим санап йөрмәдем. Әнкәем кешедән ким булмасын дигәндер инде, миннән бер нәрсә дә жәлләмәде, ни кирәк, барысын алды, киендерде, бөтен нәрсәм бар иде! Зрә дә шаян идем, укыганда концертларга да катнаштым, спектакльләргә дә. Җырладым да, биедем дә!
Җантимер соңыннан мине «сеңлекәш» дип, якын итеп йөрде. Мин Дәүләтгәрәйгә чыккач та, безгә килә иде. Хәзер дә, кайткач, килми калмый.
Процедуралардан калган вакытыбыз күңелле үтә: Кама буена төшәбез, мондагы матурлык, кояш нурында көмештәй җемелдәгән дулкыннар, саф һава, май аеның чәчәкләре – барысы да күңелләребезгә бик хуш. Без килгәндә, әле тау араларындагы кар да эреп бетмәгән иде. Табигатьтәге үзгәрешләрне Йосылу бик тиз сизә.
– Юкәләр яфрак ярды, – диде бер көнне. – Без килгәндә әле бөредә иде. Без бәләкәй чакта юкәнең бөреләрен дә, яңа ярган йомшак майлы яфракларын да ашый идек. Юкәдән дә файдалы агач бар микән? Минем әнкәй юкә чәчкәсен күп итеп җыеп киптерә торганые. Төрле урман үләннәреннән чәй ясый, юкә чәчкәсен дә, мәтрүшкәне дә, сары мәтрүшкәне дә куша, и тәмле дә,файдалы да инде ул! Солтангәрәй бабам умарта тота торганые. Юкә чәчкә атканда кортлар күп итеп бал җыя! Солтан бабай безгә бал биргәч, әнкәй ак май белән болгатып куя торганые. И-и-и, аннан да тәмле ризык юктыр!
Йосылу ара-тирә өен, балаларын исенә төшерә, борчыла:
– Ашарларына пешерә микән аталары... Коры-сары гына ашап йөриләр микән инде...
– Зурлар дидең ич! Ач йөрмиләрдер әле!
– Зурлар. Кызларым кияүдә инде. Өйдә өч улым, икесе эшли, берсе укый.
– И, шулай булгач! Пешерерләр дә ашарлар! Сыерыгыз бар дисең бит, ипи белән сөт ашап та тамакларын туйдырырлар. Каймагы, катыгы бардыр!
– Алары бар!
– Гомер эчендә бер санаторийга килгәнсең, тынычлап ял ит инде!
– Юллама биргәч, кызык булды: «Рәхәтләнеп виноградлар гына ашап, кояшта кызынып кайт, көньякка барасың бит!» диләр бухгалтериядәге хатыннар. Еракка барасы дип куркып, путевканы кире илтеп бирмәкче идем, малайлар путевканы карадылар да:
– Нинди көньяк булсын, менә бит адресы: Чаллы аша Менделеевскига барырга дигән, «Ижевские минералные воды» диелгән!
– Менә сиңа виноградлар! – дип көлде Йосылу.
– Көньяктагы «Минеральные воды»да булганым бар, мондагы су андагыдан ким түгел, Ижовка чишмәләренең суы бик шифалы. Ләм дә бик көчле, буын чирләрен дәвалый, Бәкердән китерәләр.
– Миңа да файдасы тисә ярар иде. Гомер буе фермада сыер савып, бозаулар карап, аякка резин бутый киеп йөрдек, менә хәзер шулар чыга.
– Файдасы тияр! Ике-өч ел беррәттән дәвалансаң, бер чирең дә калмый диләр.
– И каян килсен андый юлламалар! Әле монысы ничек эләккәндер!
– Йосылу, колхозда эшләп, ул биш баланы ничек үстердең?
– Әнкәем үстерде инде! Оныкларын бик яратты! Без Башкириягә күчкәч, кунакка килгән иде, шуннан торып калды. Мин бер караңгыдан икенчесенә кадәр фермадан кайтып кермәдем. Без кайтуга аш әзер булырые... Ашыйбыз да тагын эшкә чабабыз. Дәүләтгәрәй дә фермада эшләде.
– Син ярышларда гел алдынгы урыннарда гына булгансың, нәрсәләр белән бүләклиләр иде?
– Бүләклиләр дип, премия бирәләр иде. – Йосылу кыенсынып кына әйтеп куйды:
– Ну, иң зурысы орден инде...
– О-о-о! Орден! Нинди орден?
– Почет билгесе ордены.
– О-о-о! Дәүләт бүләге – зур бүләк!
– Колхозлар беткәч, эшләгән кешегә андый хөрмәт юктыр инде...
Тавышында юксыну, моң сизелде. Бераз паузадан соң:
– Минем медалем дә бар әле! – дип көлде.
– Нинди медаль?!
– «Медаль материнства»!
– О-о-о! Анысы иң зурысы инде! Эшли-эшли биш бала үстерү өчен, ай-һай күпме көч кирәк!
***
«Тихий час» дигән арада мин китап укыштырам, Йосылу бәйләм бәйли. Төрле төстәге җепләрдән шундый матур итеп бияләйләр, оекбашлар бәйли. Аның осталыгына һушым китә
– Ничек шулай оста бәйлисең ? – дим.
– Әнкәйдән өйрәндем, укырга кергәнче үк бәйли башлаган идем.
Минем китап укып ятканны күреп кызыксынды:
– Нинди китап укыйсың?
– Фәнис Яруллинның әсәрләрен. Бик талантлы инвалид шагыйрь ул, – дидем. Көнне-төнгә ялгап эшләгән, биш бала үстергән хатын шагыйрьләрне белми дип уйлаганмындыр инде.
– Фәнис Яруллинны мин беләм, укыганым бар.
Миңа уңайсыз булып китте... Баксаң, Йосылу әллә кайчан Фәнис Яруллинның үзе белән танышкан! Мәгәр танышулары бик тә... оригиналь булган!
– Мәктәптә укыган чакта Зоя исемле туганым белән шаярып, мәзәк ясый идек: «Татарстан яшьләре» газетасыннан адрес алып, кем туры килсә, шуңа хат язабыз. Ул вакытта конвертка марка ябыштырмасаң, хатны ун тиен түләп алырга тиеш иде. Ул чакта ун тиен дә хәтсез генә акча иде бит. Хатның эчтәлеге болай:
Ал минем түбәтәем,
Гөл минем түбәтәем,
Хөкүмәткә файда булсын,
Ун тиен түләтәем!
Берсендә Фәнис Яруллинның адресына язып җибәргәнбез, язучы икәнен белмичә! Хатка каршы хат килгәч, и оят булды инде!
Ул хатында: «Пионерлар яныма килеп кенә торалар. Хатны мин әйтеп торам, алар язалар. Мин урын өстендә генә», – дип, барысы-барысы турында да язган иде. Без инде гафу үтендек. Чын-чынлап хат языша башладык. Шуннан соң Фәнис Яруллинның шигырьләрен китапханәдән алып укыдык Зоя белән. Шул гомердән бирле Фәнис Яруллинның адресы хәтеремдә: Ютазинский район, дер. Кызыл Яр диелгән иде. Соңыннан Казанда яшәгәнен белдем. Без аны бик кызгандык, яп-яшь килеш армиядән гарипләнеп кайткан, мескен...
– Әйе, язмышы коточкыч, тик ул үзен геройларча тота, бирешмәскә тырыша, әсәрләрен укыганда авыру кеше язган дип уйламассың! Шаян, хөр күңелле!
– Китап укырга әлләни вакыт юк, журналлар укыштырам: үземә «Сөембикә» журналын алам, малайлар алдырган журналларны да караштырам.
Менә, беркайчан кешегә өстән аска карарга ярамый, – дип уйладым. Йосылу алдында оятлы булдым... Кем белә, бәлки Йосылу үзе дә яшьлегендә шигырьләр язгандыр?! Сәләт тумыштан бирелә, сәләтең булмаса, укып кына җырчы да, шагыйрь дә була алмыйсың!
Авыл халкы турында гомумән шундыйрак «өстән» караш яши. Бер тапкыр безнең районга экстрасенс Галләмов килеп, мәдәният йортында күмәк сеанс үткәрде. Аның ярдәмчесе булып таныш язучы килгән иде… Бер нинди күрәзәчеләргә, экстрасенсларга ышанмасам да, миңа барырга туры килде – бер апаны алып бардым. Язучы, Галләмевнең могҗизалар тудыруына халыкны ышандыру өчен, әллә нинди тозсыз, мәгънәсез, оятсыз сүзләр сөйли, ялганлый: залда утырган авыл халкын бөтенләй томанага, идиотка саный... Хурланып, башым авыртып кайттым.
Дәвамы бар.
Роза Хәбибуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев