Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызлык фестиваленнан ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген сәхнәдә 150 гә якын номер күрсәтеләчәк.

Мөслимлеләр иртән үк урамнарда автобусларның күплегенә игътибар иткәндер. Бүген Мөслим сәнгать яратучы балаларны кабул итә. Мөслимдә “Созвездие – Йолдызлык” ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең сайлап алу зона туры уза.  Әлеге фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплавы белән үткәрелә. Фестивальнең Мөслимдә узучы зона турында Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе һәм Менделеевск районнарыннан яшь талантлар катнаша. Аларның чыгышларын Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге жюри бәяли. Фестивальне ачу тантанасында Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин катнашты һәм, барлык катнашучы балаларны һәм аларның җитәкчеләрен сәламләп, уңышлар теләде. Жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина һәм “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов та бәйрәм белән тәбрикләп, матур чыгышлар теләде. Бу минутларда Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсендә фестиваль дәвам итә. Фестиваль ике көн узачак. Бүген сәхнәдә 150 гә якын номер күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев