Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызлар мөслимлеләргә нәрсә вәгъдә итә

ЙОЛДЫЗНАМӘ 26 февраль - 4 март

КУЧКАР (21.03 - 20.04) Ялык­тыргыч проблемалардан тәмам туйганлыктан, бу кышкы-язгы атнада берникадәр вакытка югалып тору теләге туар. Тик башта күздән яшьләр агызмыйча, җитәкчегезне тиргәмичә генә, мөһим эшләрне тәмамлап куегыз. Күз курка, кул эшли ләбаса...

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04 - 20.05) Проблеманың зурысы-кечесе юк: күтәренкелек кенә булсын! Ә ул булачак! Эштәге "баш авырту"лар да, акчага бәйле кыенлыклар да онытыла­чак.

ИГЕЗӘКЛӘР (21.05 - 21.06)Күңелегезне нәрсәләрдер тыр­ный башлар. Иң элек шуларның очына чыгыгыз. Кирәк икән, алга таба ба­рырга комачаулардай адәмнәр белән арагызны өзүдән дә куркып калмагыз.

КЫСЛА (22.06 - 22.07) Бер чиктән икенчесенә ташлан­мыйча, мөһим проблемаларны хәл кылу ягын карагыз: йол­дызлар алтын урталыкны тотарга киңәш итә. Язаена чыктык,дипҗиңелчә киенеп, салкын тидермәгез: җылы "пуховик" "кочагында" да матур күренәсез кебек.

АРЫСЛАН (23.07 - 23.08) Бер- сеннән-берсе күңеллерәк ва- кыйгалар үзегезне бөтереп алыр. Шулай да һәр нәрсәгә исегез ки­теп, тирәгездәгеләрнең һәр сүзенә ышанып, уңайсыз хәлдә калмагыз. Кыс­касы, уяурак булыгыз.

КЫЗ (24.08 - 22.09) Ни хикмәт:инде әллә кайчаннан ук кул селтәнгән кайбер планнарыгыз тормышка аша башлар. Әмма "йолдызлы сәгать"не кулдан ычкындырмас өчен сиз­герлек һәм зирәклек кирәк.

ҮЛЧӘҮ (23.09 - 23.10) Аңлаеш- сызрак, сәеррәк вакыйгалар ки­леп чыгарга мөмкин. Аптырашта калып, нәрсә эшләргә икән, дигән сораулар белән баш катырып утырмагыз. Озакламый барысы да үзеннән-үзе аңлашыла башлар.

ЧАЯН (24.10 - 22.11) Үзегездә таулар күчерердәй көч-куәт сизәрсез. Шулай да барлык эшләрне бер селтәнүдә хәл итәргә ашыкмагыз. Өзлегүегез бар...

УКЧЫ (23.11 - 21.12) Бу атнада үзегезне алҗыганрак хис итәрсез. Шуңа күрә юк-бардан да ачуыгыз чыгарга гына торыр. Әмма якын­нарыгызга күтәрелеп бәреләкүрмәгез, юкса соңыннан үкенеп бетә ал­массыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12 - 20.01) Тор­мыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, тыйнаклык кешене бизәмәскә дә мөмкин. Кайбер очракларда, киресенчә, начарраксыйфатларны да күрсә­теп алу зыян итми. Рәнҗетмәсеннәр өчен...

СУКОЯР (21.01 - 19.02) Кайчан­дыр күңелегезне яралаган ке­шеләр сездән түбәнчелек белән га­фу үтенер. Җиңел булмаса да, ки­черергә туры килер. Алар үзләренең ихлас­лыгы белән алдырыр.

БАЛЫК (20.02 - 20.03) Дәрт- дәрман, күңел күтәренкелеге өй­дәге, шулай ук эштәге мәсьә­ләләрне кырып-себереп хәл кылып кую мөмкинлеге бирер. Җитмәсә, бик күпләрнең күзләрен кыздырырлык дә­рәҗәдә битәле! Ә инде атна ахыры кызык кы­на хәбәрләр алып килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев